Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакасиядә мәтам игълан ителде


Хакасия республикасында, Саян-Шушен су электр станциясендәге казада үлгәннәр рухына багышлап мәтам көне игълан ителде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 12 кеше һәлак булган, 64 кеше хәбәрсез югалган.
Коткаручылар, су баскан җирләрдә исән кешеләрне табу өмете юк, дип белдерде.

Һәлак булучыларның гаиләләренә бер миллион сумлык ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта “РусГидро” ширкәте җитәкчесе хәбәр итте. Зыян күрүчеләрнең дәвалануы өчен дә ширкәт түләргә әзер.

Каза аркасында станциянең 3 корылмасы җимерелгән. Аңа җиһазларның җимерелүе сәбәпле көчле су ташкыны китергән, дип фаразлыйлар.
XS
SM
MD
LG