Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда уразага әзерләнәләр


20 август кояш баюга ураза керә. Быел 16 сәгатьтән артык азыктан тыелып торасы.

Элек-электән уразага керү көне бәхәсләр тудырып килде. Кемдер 1 көн алдарак, кемдер соңрак керде.

Казыйлар җыенында билгеләнгәнчә, уразаның беренче көне – 21 август. Ул көнне сәхәр ашау 3 сәгать 27 минутта тәмамлана, ә авыз ачу кояш баегач, ягъни 20 сәгать 5 минутта.

Казан шәһәре һәм Татарстан үзәк төбәге казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров сүзләренчә, күп кенә кешеләр ураза кояш чыканнан башлап кояш баеганчыга кадәр сузыла дип ялгыша.

“Ураза таң беленә башлаганнан керә. Ә ул кояш чыкканчы 1 сәгать 30 минут яки 1 сәгать 45 минут тирәсе”, ди казый. Димәк, ашау да кояш чыкканчы булырга тиеш.

Аның сүзләренчә, Исламда хәләл булган барлык ризыкны да куллану ярый. Шуңа да карамастан сәхәрдә артык күп ашау киңәш ителми.

Рөстәм Зиннуров
“Пәйгамбәребез ашказаныгызны 3 өлешкә бүлегез дип кисәтеп куйган. Берсе – ризык өчен, икенчесе – су өчен, калганы һава өчен калсын, дигән. Димәк, без моннан гыйбрәт алырга тиешбез”, ди Зиннуров.

Гаеп итеш булмасын


Уразада тәрәвих уку өчен Казанда мәчетләрнең барысы да диярлек эшләячәк. Кояш соң керү сәбәпле, алар кайбер мәчетләрдә 20 түгел, ә 8 рәкагать кенә укылырга мөмкин.

“Ул кичке 11ләргә туры килә. Өлкәннәргә тәрәвихка йөрү авыр. Шуңа 8 рәкагать укучы мәчетләрне гаеп итү булырга тиеш түгел”, ди Зиннуров.

Фитр сәдакасы

Уразаның тагын бер шарты – фитр сәдакасы. Рөстәм Зиннуров сүзләренчә, быел аның күләме кеше башына - 50 сум.

“Һәр ир кеше хатын һәм балалары өчен бу акчаны ураза беткәнче бирергә тиеш. Әлеге акча һичшиксез мохтаҗларга бирелергә зарур. Ул социаль тигезлекне булдыру өчен эшләнә. Шуңа мөселманнарда беркайчан да баш күтәрүләр булмаган”, ди казый.

Ураза тота алмаган кеше исә бер мохтаҗ кешене ашатырга зарур. Аңа 100 сумга исәпләнгән азык-төлек керә.

Хисабында 80 мең сум акчасы булган кеше исә зәкәт бирергә тиеш. Әгәр ул акча кешедә ел дәвамында торса, ул аның 2,5% мохтаҗларга бирергә зарур.

“Кайвакыт өлкәннәр без зәкәт түләргә тиеш дип соңгы пенсия акчалары бирмәкче була. Бу бик шатландыра әлбәттә, әмма ул кирәкле гамәл түгел”, ди Зиннуров.
XS
SM
MD
LG