Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сбербанк" җитәкчелеге вәкилләре акча урлауда гаепләнә


"Сбербанк"ның Мәскәүдәге бүлегендә эшләгән югары дәрәҗәле җитәкчеләр 109 миллион доллар һәм 52 миллион евро урлауда шикләнелә.

Русия эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек бүлеге вәкиле Алексей Шишко хәбәр иткәнчә, акчаларны Мәскәүдәге бер бүлек аша ялган юллар белән үзләштерергә җыенган булганнар.

Җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG