Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:26

Грузия БДБдан чыкты


Грузия президенты Михаил Саакашвили: "Без БДБдан чыгарга тиеш."

Грузия президенты Михаил Саакашвили: "Без БДБдан чыгарга тиеш."

2008 елның 12 августы, Цхинвал өстендә төтен әле таралмаган, шәһәр инде Русия хәрбиләре кулында. Русия гаскәрләре Цхинвал гына түгел, хәтта бер бәхәссез Грузиянеке саналган төбәкләргә керде.

Грузия президенты Михаил Саакашвили Грузиянең БДБдан чыгу ниятен игълан итте:

“Без БДБдан чыгарга тиеш. Ул чын халыкара оешма була алмады. Совет чорыннан соңгы бу оешма мондый фаҗигаләрдән дә коткара алмый. БДБдан чыгуыбыз безнең Совет Берлеге белән соңгы хушлашуыбыз булачак.”

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге 1991 елда Советлар Берлеге таркалганнан соң төзелде. Өч Балтыйк иленнән тыш анда 12 элекке совет республикасы керде.

Еллар үткән саен БДБ Мәскәүнең элекке совет киңлеген контроль итү чарасы итеп кабул ителде. Аңа карап аның нәтиҗәлелеге артмады. Саакашвили белдерүеннән соң оешманың кирәклеге турында бәхәсләр купты.

Сишәмбедә БДБдан чыгу эшенең тәмамлануын игълан итеп, Грузия тышкы эшләр министры урынбасары Давид Жалагания, Грузия оешмадан чыкса да, аралар тулысынча өзелми, диде. Грузия ирекле сәүдә, визасыз хәрәкәт итү кебек берничә килешүнең өлеше булып калачак.

Монннан тыш Грузия БДБның аерым илләре белән икеяклы килешүләр төзиячәк. Беренче чиратта Украина һәм Казахстан белән.

Грузиядә БДБдан чыгарга өндәүчеләр элегрәк тә бар иде. Мәскәү Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныганнан соң, оешмада калуның мәгънәсе калмады, ди сәясәт белгече Торнике Шарашенидзе:

“Оешманың төп әгъзасы синең территориаль бөтенлегеңне танымый икән, анда калу мөмкин түгел. БДБда калу безнең Русиягә буйсынуны аңлатыр иде. Без вакытында һәм дөрес итеп чыктык. Иртәрәк чыккан булсак, бәлки каршылык, провакация дип кабул ителер иде.”

Грузиянең бу адымына Мәскәү башта әллә ни әһәмият бирмде. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы, һәр илнең теләгән оешмага керергә я аннан чыгарга хакы бар, дип белдерде. Берүк вакытта министрлык бу адымнан иң зур зыянны Грузия халкы күрергә мөмкин, дип өстәде.

Иң каты тәнкыйть сүзен бәлки Думаның тышкы эшләр комитеты рәисе урынбасары Леонид Слуцкий әйткәндер. Грузиянең БДБдан чыгуын ул “акылсызлык” дип атады. Слуцкий сүзләренчә, бу адым Грузиягә сәяси өстенлек бирмәячәк, аның халкына авырлыклар гына китерәчәк.

Грузия чыкканнан соң, БДБда 11 ил калды – Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Русия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Украина һәм Үзбәкстан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG