Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта 8 кеше H1N1 гриппын йоктырган


Аларның 7се – балалар. Бу төркем шушы арада Болгарстанда ял итеп кайткан булган.

Аларның шушы яңа гриппны йоткыруы Мәскәүдә, Роспотребнадзор оешмасының фәнни-тикшеренү үзәгендә расланды.

Түбән Новгород өлкәсенең баш эпидимиологы әйткәнчә, алар инде Болгарстанда авырып кайткан булган.
Балаларны озатып йоргән олы кеше дә авырып киткән. Алар барысы да хастаханәдә дәвалана.

Шулай ук Болгарстаннан кайткан 6 Якутия баласында да бу грипп табылган.

Шушы көннәрдә Башкорстанда инде икенче кешедә шушы H1N1 гриппы теркәлде.

Агентлыклар язганча, Русиядә 150 кеше әлеге гриппны йоктырган дип санала.
XS
SM
MD
LG