Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Җырчы Алсу татарча тагын бер җыентык әзерли


Казан матбугаты язганча, җырчы Алсу бу хәбәргә аңлатмалар биргәндә, татар халык җырлары бик матур һәм моңлы, дип әйткән. Яңа җыентыкка да милли көйләр керәчәк. Алсу җырларны заманча итеп эшкәртеп башкарырга җыена. Бәлкем, беренче булып, бу җыентык Башкортстанның Уяндык авылында тәкъдим ителәчәк.

Алсу әби-бабасы авылында үтә торган концертларда даими чыгыш ясый. Анда кайтып килү күңелне юата, дип әйткән Алсу. Минем ике кызым да татарча сөйләшергә һәм татар ашларын әзерләргә өйрәнер, дип өметләнәм, дип әйткән җырчы ИТАР-ТАСС агентлыгына.

XS
SM
MD
LG