Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньдә үлүчеләр саны 24 җитте


Назрань каласындагы шартлауда үлүчеләр саны 24 җитте. 100 артык кеше яраланган.
Ингушетия хөкүмәтендә, һәлак булучылар арасында 10 артык кеше тәртип саклау оешмаларында эшләгән булган. 10 кешенең мәетләре әле танылмаган. 9 милиционер табылмаган, шулай ук шартлау вакытында балконнан төшкән бер кыз-баланың да язмышы билгесез.

Шушы террор гамәле сәбәпле Ингушетиядә 3 көнгә мәтам игълан ителде.
XS
SM
MD
LG