Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ифтар марафонын кызлар ача


Рамазан аенда Казандагы “Шәрык” клубы узган елдагыча “Ифтар-марафон” кебек кызыклы һәм саваплы акция оештыра. Ул быел тыйнаграк итеп ясала, ди оештыручылар.

Әлеге чара кысаларында көн саен ифтар кичәләре үтәчәк. Һәр көнне клуб эчендәге "Атнакич", "Кызлар җомгасы", "Аулак өй", "Университет", "Миллият" кебек проектлар ифтар оештыра. Әйтик, беренче ифтар җомга көнне узачак. Аңа кызлар гына чакырулы. Чөнки ифтарны мөселман кызлары оештыра. Анда Halalpages.ru сайты бeлән очрашу узачак.

Башка оешма, шәхесләр, матбугат чаралары яки web-проектларда да ифтар мәҗлесен үткәрү идеясы туса, алар оештыручыларга мөрәҗәгать итә ала. Ифтар ясау кыйммәткә төшми бит. Иң мөһиме – изге теләк.

Аллаһы Тәгалә "Әл-Бәкара" сүрәсенең 183-нче аятендә әйтте: "Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!".

"Намаз укымаган кешегә, ураза тоту дөресме?", дип тә сорыйлар. Шикләнмәгез, тотыгыз. Беренчедән, кыямәт көнендә ураза дигән фарыз өчен җавап бирәсегез булмас. Икенчедән, җаннарыгыз сафланып, намаз дигән иң зур ләззәт бирүче гыйбадәтнең серенә
төшенергә ярдәм итәр”, ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Ришат Сәлимов
XS
SM
MD
LG