Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

"Шәрык" клубы "Ифтар-марафон"ны дәвам иттерә


Рамазан аенда Казандагы бер төркем татар яшьләренең “Шәрык” клубы “Ифтар-марафон” чарасын дәвам иттерүе турында белдерде. Беренче ифтар мәҗлесе Рамазан аенының беренче көнендә үтәргә тиеш. Анда кызлар гына чакырылган.

Әлеге чара кысаларында көн саен ифтар кичәләре үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Һәр көнне клуб эчендәге "Атнакич", "Кызлар җомгасы", "Аулак өй", "Университет", "Миллият" кебек проектлар ифтар оештыра.

Беренче ифтар мәҗлесендә Halalpages.ru сайтын ясаучылар бeлән дә очрашу планлаштырыла. Бу чара 2008 елда уздырыла башлаган иде һәм күп оешмаларда хуплау тапты.

XS
SM
MD
LG