Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга Төркиядән коръән-хафизлар килде


Төркия имамнары Татарстан мәчетләрендә тәравих намазларын укыячак алып барачак. Татарстан Диния нәзарәте һәм Төркиянең дин эшләре Идарәсе хезмәттәшлеге кысаларында бүген Казанга 7 коръән-хафиз килде.

Алар Татарстан мәчетләрендә Рамазан аенда тәравих укуларын алып барачак. Төркиядән килгән корьән-хафизлар Казан, Норлат, Бөгелмә, Азнакай мәчетләрендә булачак.

Рамазан ае 21нче августта башлана.
XS
SM
MD
LG