Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук саклаучылар белән яклаучылар мәхкәмәләшә


Чиков хөкемдар алдында чыгыш ясый
Чиков хөкемдар алдында чыгыш ясый

“АГОРА” шикаятен Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе кире какты. “АГОРА” рәисе Павел Чиков үзләренең моның белән туктап калмауларын белдерә.

“АГОРА” төбәкара хокук яклау ассоциациясе Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыльмановның “ачык оператив-тикшерү чарасы” үткәрү карарына шикаять белдереп мәхкәмәгә биргән иде. 19 август көнне хөкемдар Сергей Всеволодов шикаятьне кире какты.

“Без мәхкәмәнең тулы карары әзер булганны көтәбез. Чөнки безгә нәтиҗәне генә укыдылар. Безнең шикаятьне ни өчен кире какканлыгына мәхкәмәнең аңлатмалар әлегә билгесез. Төгәлләнгән карар киләсе атнага гына әзер булачак. Без аны алгач игътибар белән өйрәнәчәкбез. Һичшиксез, Татарстан югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте юллаячакбыз”, ди Чиков.

Мәхкәмә утырышы вакытында хокук яклаучылар үзләрен кануннарны бозып тентелүләрен дәлилләде. Ә эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура вәкилләре бар гамәлләр дә кануннар нигезендә алып барылды дип белдерде.

"АГОРА"да табылган күзләү җайланмасы
Павел Чиков мәхкәмә утырышы вакытында үзләрен эзәрлекләү дәвам ителүен дәлилләгән видеокамераны хөкемдарга тапшырды.

Павел Чиков әйтүенчә, яшерен күзәтеп тору җайланмасын алар узган атнаның җомгасында гына табып алганнар. Видеокүзәтү Чиковның эш бүлмәсенә урнаштырылган булган.

“Бу җайланма соңгы берничә ай элек куелып, даими күзәтеп торган булырга мөмкин. Ул Татарстан прокуратурасы эчке эшләр министрлыгына “АГОРА”ны тикшерү күрсәтмәсе биргәч куелырга мөмкин. Без бу хәлләр үзара бәйләнгән булырга тиеш дип уйлыйбыз”, ди Чиков.

Аның сүзләренчә, хөкемдар тыңлый һәм күзәтә торган җайланмалар турында гаризаны караудан баш тарткан. Чөнки дәүләт иминлегенә караган сорауларны Татарстан югары мәхкәмәсе генә карый. “Бу гамәлләрдә канун бозылу шикаяте белән Татарстан югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез”, ди Чиков.

Мәхкәмә утырышына Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов та килгән иде. Билгеле булганча, милиция хезмәткәрләре тентүне “АГОРА” ассоциациясендә һәм Казан хокук яклау үзәгендә бер үк вакытта үткәрде.
Игорь Шолохов


Игорь Шолохов та әлеге тентүләрдән соң, хәлләрне канун бозылу дип атап, милиция хезмәткәрләренең гамәлләрен мәхкәмәгә бирәбез дип белдергән иде. Шулай да Казан хокук яклау үзәге шикаять белдерергә ашыкмаган.

“АГОРА” шикаятенең ничек каралуын күреп, өстәмә дәлилләр тупларга кирәк булса дип ашыкмый торырга булганнар алар. “Үз хокукларыбызны яклар өчен адымнарыбызны берәм-берәм ясыйбыз”, ди Шолохов. Һәм милиция хезмәткәрләренең канун бозып тентү үткәрүләренә шикаятьне мәхкәмәгә барыбер бирәчәкләрен белдерә.

Гыйльмановның карары һәм милиция хезмәткәрләре гамәлләрнең кануный булмавы июль ахырында Русия президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокуклары институтларын үстерү шурасы утырышында да каралган иде, дип белдерә “АГОРА”ның матбугат бүлеге. Тикшерүне шура әгъзасы, юстиция киңәшчесе, юридик фәннәр кандидаты Мара Полякова әзерләгән булган.

“АГОРА” төбәкара хокук яклау ассоциациясе һәм Казан хокук яклау оешмасына Татарстан, Русия һәм дөньядагы кеше хокукларын яклаучы 25 оешма теләктәшлек белдерә. Алар арасында Amnesty International, Freedom House, Human Rights First, The International Center for Not-for-Profit Law (ICNL), Front Line «Мемориал», Мәскәү Хельсинки төркеме, Татарстанда кеше хокуклары яклау комитеты, “Күп балалылар” шурасы хәрәкәте дә бар.
XS
SM
MD
LG