Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәхәсне Башкортостан тикшерүчесе чишәчәк


Чаллы эшмәкәре Марат Гарифуллин һәм “Тулпар” ат мәктәбе җитәкчеләре арасындагы җир бүлү мәсьәләсен Башкортстан прокуратурасы вәкилләре чишәчәк.

Татарстан арбитраж мәхкәмәсе 2008 елның 14 маенда Чаллы эшмәкәре Марат Гарифуллин карамагында булган “Таң” машина кую җирләрен бушату турында карар чыгара. Бу карар белән риза булмаган Гарифуллин үзе мәхкәмәгә бирә. Төрле дәрәҗәдәге мәхкәмәләр барган вакытта, Чаллының “Тулпар” ат мәктәбе җитәкчеләре милиция ярдәме белән узган елның октябрь аенда машина кую урыннарын басып ала.

“Таң” исеме белән йөргән машина кую урыны өчен Чаллының “Тулпар” ат мәктәбе дәгъвә белдерә. Мәктәп җитәкчеләре әлеге урынны “Тулпар”ныкы дип саный. Шул мантыйктан чыгып, моннан 20 ел чамасы Марат Гарифуллин оештырган машина кую урыны да мәктәп карамагында булырга тиеш, диләр. Бу юнәлешне яклап Татарстан арбитраж мәхкәмәсе дә карар чыгара.

Шушы карарга нигезләнеп, “Таң” машина кую урыны яңа хуҗалар тарафыннан көч кулланып, басып алына. “Шушы тарткалашларга бер хезмәткәребезнең йөрәге чыдамады, ул үлеп китте. Урынны яклау көрәшендә берничә кеше, шул исәптән үзем дә, җәрәхәтләр алдык”, ди Гарифуллин.

Марат Гарифуллин Дмитрий Медведевка чираттагы хатын яза
Арбитраж мәхкәмәнең кассация инстанциясе Марат Гарифуллинның машина кую урынын бушату турындагы карарын туктату турында яңа карар кабул итә. Бу 2008 елның 22 декабрендә була. Чаллы прокуроры Александр Евграфов аңлатмасыннан күренгәнчә, шушы карар нигезендә, бәхәсле урын беренчел халәтенә кайтырга тиеш була, аннан соң гына дәгъвәләр карау мөмкинлеге туа. Беренчел халәткә кайту - “Тулпар” тарафыннан алынган “Таң” машина кую урынын элекке хуҗасы Марат Гарифуллинга кайтару дигәнне аңлата. Ләкин урын кайтарылмый.

Шикаятьләр кире кайта

Дөреслек эзләп, Марат әфәнде Чаллыдан башлый, Мәскәүләргә җитә. Ләкин мөрәҗәгатьләре кабат Чаллы чиновникларына әйләнеп кайта. Шулай да Русия президентының Идел буе федераль округы аппаратыннан җавап килә. Анда әлеге эшне кабат тикшерүне оештыру өчен Башкортстан прокуратурасы вәкилен Чаллыга җибәрү турында әйтелә. Якын көннәрдә килергә тиешле Башкортстан прокуратурасы тикшерүчесенә Марат Гарифуллин мондый фикердә.

“Хокук оешмаларында хәзер хаклык эзләү көлке, диләр. Шулай да аңа ышаныч бар. Рейдерлык юлы белән басып алу очраклары хакында президент Медведев та күп сөйләде. Алар сүзенә ышанып мин В. Путинга, Д. Медведевка күп хат яздым. Алар аппаратыннан җава килә, ләкин җаваплар без зарланып язган кешеләргә килә”, ди ул.

“Азатлык” хәбәрчесе машина кую урынын алган “Тулпар” ат мәктәбе директоры Нәсим Гыйлаҗевтан да аңлатмалар сораган иде. Нәсим әфәнде, җир ат мәктәбенеке, диде һәм алга таба әңгәмәдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG