Accessibility links

Сабак алу гадәте юк


Русиянең Саян-Шушен су электр станциясендә булган һәлакәт урыныннан яңадан-яңа күңелсез мәгълүматлар килеп тора. Андый казалар башка төбәкләрдә дә кабатланмасмы дигән сорау күпләрне борчый.

Саян-Шушен су электр станциясендәге шартлау кеше корбаннары гына түгел, ә экологик казалар да китереп чыгарды. Әле андагы корылмадан Енисей елгасына агып чыккан май 40 тонна чамасы дип исәпләнә. Май өслеге 15 чакрымнан да озынгарак сузылган һәм әле дә су буйлап төшүен дәвам итә ул.

Шулай итеп илдәге иң зур һәм иң имин дип саналган су электр станциясе, һичкем көтмәгәндә, кайгы-хәсрәтле вакыйга үзәгенә әверелде. Әле аның тагын да нинди эземтәләргә китерүен беркем дә ачык-анык кына итеп фаразлый да алмый. Саян-Шушен казасын хәзер кайберәүләр 2009 елгы Чернобыль дип атарга да өлгерде.

Су станцияләре иминме?

Су электр станцияләре чынлап та иң имин корылмалардан исәпләнә. Өстәвенә, алар җитештергән энергия дә шактый арзанга чыга. Алга киткән чит илләрдә су электр станцияләре кимендә 100 ел эшли алырлык итеп төзелә. Канада кебек илләрдә аннан соң аларны сүтеп алалар.

Ә Русиядәге мондый станцияләр ничә ел эшли ала, аларның иминлек дәрәҗәсе ничегрәк? Бу сорауларга белгечләр тәгаен җавап бирә аламы икән? Саян-Шушен станциясендәге фаҗигадән соң, башка шундый корылмаларның да, бәлки атом станцияләренең дә хәвефсезлек кимәлен тикшерү эшләре башланыр, әлбәттә. Һәрчак шулай ич, бер җиреңә ут капкач кына чабалана башлыйсың.

Теге яки бу станцияләрне төзүчеләр аларны ничек кенә имин дип мактарга тырышмасын, каза булмыйча эшләгәндә дә, алар күпмедер дәрәҗәдә тирә-як мохитка барыбер зыян сала. Моны экологлар гел әйтә килә. Ләкин шунысы бар - элек Советлар берлеге булганда да, хәзерге Русиядә дә җитештерү корылмаларын төзүгә төп игътибар бирелеп, алардагы экологияне саклау җайланмаларын да булдыру башка вакытка кичектерелә. Күп җирдә ул чаралар “калган эшкә кар ява” кебек җайлап кына онытылып та куя.

Алга киткән дәүләтләрдә сусаклагычларны төзегәндә, иң элек андагы тирә-як мохиткә мөмкин кадәр азрак зарар салу чаралары күрелә. Хәтта ул тирәдәге киек-җәнлекләрнең җайланган яшәешенә комачаулык тудырмау өчен дә, күп эшләр башкарыла. Чөнки моны алардагы хөкүмәт шулай таләп итә.

Бездә ничек?

Русиядә хәлләр башкачарак, зур төзелешләрне теге яки бу юбилей вакытына өлгертергә һәм хакимиятләр алдында яхшыатланырга тырышып, экология кебек “вак-төяк” мәсьәләләргә әлләни дикъкать итү юк. Ашык-пошык төзелгән плотиналарның ныклыгы да шулкадәр генә була алуын Саян-Шушен вакыйгалары да ачык күрсәтте. Башка шундый корылмалар да бер-бер артлы җимерелә, шартлый башламас дип кем ышандыра ла?

Башкортстан белән Татарстанда да зур сусаклагычларның куркыныч тудыруы хакында күп сөйләнде. Түбән Кама сусаклагычындагы су биеклеген күтәрүгә бәйле бәхәсләр дә еллар дәвамында туктамый. Ә инде шулай ук күп шау-шуга сәбәпче булган Куйбышев сусаклагычының Татарстанга китергән зыяны турында сөйләп торасы да түгел. Әмма бу проектны тормышка ашыручылар да, башкалар да үз хаталарын танымый, билгеле.

Башкортстанда сиксәненче елларда ук Нөгеш сусаклагычын төзи башлаганнар иде. Әллә купме авыллар су астында калырга тиеш булды. Кайберләре хәтта, андагы халыкның зар елауларына да карамастан, башка урыннарга күчерелде дә. Экологлар, халыкара оешмаларны да җәлеп итеп, ул төзелешне өлешчә туктатып кала алды.

Ләкин хакимиятләрнең үз туксаны-туксан иде. Бу сусаклагычның кәттәрәген алар, миллионнарча доллар акчалар түгеп, башка җирдәрәк төзетте. Йомагуҗа сусаклагычы дип атала ул. Анда да меңнәрчә гектар уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре су астында торып калды. Республикадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, киләчәктә бу сусаклагычларның файдасыннан зыяны күбрәк булачак. “Алар бихисап акчаларны “юуу”, кемнәрнеңдер кесәләренә шудыру өчен дә төзелде, - ди ул. - Ә киләчәк буыннар турында уйлаучы юк”.
XS
SM
MD
LG