Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хөкүмәте әгъзасе тоткарланган


Мәскәү хөкүмәтендә реклама комитеты башлыгы булып эшләгән Владимир Марков кулга алынган.

Аны Русия прокуратурасының Тикшерү комитеты эш вәкаләтләрен арттыру, шәһәр хакимиятләренә 131 миллион сумлык зыян китерүдә гаепли.

Тикшерүчеләр, Макаров кайбер ширкәтләргә рекламаны урнаштыру өчен уңайлы шартлар тудырган булган, дип әйтә. Шушы коррупция эше кысаларында түрә сишәмбе көнне тоткарланган.
XS
SM
MD
LG