Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия мәчетләре рамазан аена әзер


Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин

Удмуртия мөселманнары рамазан аенда күбрәк изге гамәлләр кылырга ниятли.

Удмуртиянең татарлар күмәк яшәгән күп төбәкләрендә мәчетләр рамазан аенда буш тормый. Бу айның матур гадәтләренең берсе – кичләрен мөселманнар иман йортына күпләп җыела. Ахшам намазын бергәләп укый, ифтар мәҗлесләрен уздыра, тәравих намазларын бергәләп укый. Бу гамәлне алты-җиде ел элек Ижау Җәмигъ мәчетендә башласалар, агымдагы елда башка мәчетләрдә дә аны үрнәк итеп алырга ниятлиләр дип уртаклашты рамазан ае алдыннан очрашуда Удмуртия диния назәрәте рәисе Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

“Карар кылынган алдан ук, кайсы мәчетләргә кеше күп йөри, анда тәравих намазлары гына түгел, ифтар мәҗлесләре уздырылачак. Ижау мәчетендә тәҗрибә туплап, бу елны алдан ук ният кылып торалар Сарапул, Можга һәм Воткинск шәһәр мәчетләрендә, шулай ук Ижауның ике мәчетендә дә ифтарлар булачак”, дип билгеләп үтте Фаиз хәзрәт.

Ижау Җәмигъ мәчетенә ифтар мәҗлесләренә элеккеге елларда һәр көн өч йөзләп кеше җыела иде. Ул мәҗлесләр нинди акчага уздырыла соң?

Фаиз хәзрәт “рамазан ае башланырга берничә атна алдан дин кардәшләребезгә белдерү ясыйбыз – кемнең мәчеттә ифтар ашын уздырасы килә, чиратка язылыгыз дип. Берничә ел рәттән рамазан ае башланганчы ук барлык көннәргә чират языла”, диде мөфти.

Гадәт буенча ифтардан соң дин кардәшләребез бергәләп тәравих намазларына җыела. Быел тәравих намазлары соң тәмамлану сәбәпле, финанс мөмкинлек табылса, шәһәрнең ерак районнарына мөселманнарны кайтару мәсьәләсен дә кайгыртырга ниятләре булуын җиткерде хәзрәт.

Шулай ук мәчеткә бик күп кеше үз машиналарында килә. Быел Җәмигъ мәчет ишегалдында аларны кую өчен урын тагын да күбрәк булды. Шушы көннәрдә ишегалды киңәйтелде. Анда асфальт та җәйделәр. Шуңа да, шәхси машина йөртүчеләр белән дә алдан сөйләшкәннәр - урын булган очракта үзләре белән мәчеткә күршеләрен дә алып килергә.

Балаларны һәм яшьләрне мәчеткә җәлеп итү өчен мәчетләрдә инде берничә ел рәттән кызыксындыру чаралары да кулланыла. Һәр ун көн саен мәчеткә тәравихка йөрүчеләргә кечкенә генә бүләкләр бирәләр. Бу алым быел да кулланылачак.
XS
SM
MD
LG