Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә сүзен әйтте: Ирек мәйданында пикетлар тыела


Республика һәм федераль мәхкәмә тирәсендә пикет уздыру карары үз көчендә калдырылгач, аны яңадан шикаять иттеләр. Хәтер көне быел кайда узар?

Бүген Татарстан югары мәхкәмәсендә хокук яклаучы Владислав Годяевның шикаяте каралды. Ул Республика һәм федераль мәхкәмәнең 250 метр тирәлегендә пикет уздыруны тыю турындагы Министрлар кабинеты карарын шикаять итте.

Билгеле булганча, элегрәк әлеге карар Ирек Мортазин тарафыннан шикаять ителгән иде, әмма мәхкәмә аны үз көчендә калдырды. Моның белән канәгать булмаган Годяев аны кабат шикаять итте. Ләкин бу юлы да үзгәреш булмады. Шулай ук мәхкәмә бу эшне вакытлыча туктатып тору карарын игълан итте.

Годяев сүзләренчә, ул гаризаны Европа конвенциясенең 11 маддәсенә каршы килү буларак биргән.

Владислав Годяев
“Әмма хөкемдар Роман Гаффаров Ирек Мортазин эшендәге кебек аның нигезен башка якка борып куйды. Бу еш була торган хәл, чөнки гади халык аны аңламый”, ди хокук яклаучы.

Ул карарны кире шикаять итәчәген әйтә. Чөнки иң мөһиме Мәскәү мәхкәмәсен узарга кирәк, ди ул.

“Әгәр Мәскәү безнең таләпләрне канәгатьләндермәсә, киләчәктә Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез. Мин әлеге карар нигезендә, элек кулга алындым. 21 июль көнне Казансу елгасын яклап чыккан экологлар пикеты вакытында булды бу хәл. Шул вакытта минем дустым Айрат Җәмилевне милициягә алып китеп аякларын сындырдылар”, ди Годяев.

ТИҮ Хәтер көне өчен борчыла

Мәхкәмә утырышына килгән Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкиле Юныс Камалетдинов, быел Хәтер көнен кайда уздырырбыз, дип борчыла.

“Инде 20 ел без аны Ирек мәйданында башлап, Кремль, ә аннан зиратка юл тота идек. Шуңа бу карар белән килешә алмаячакбыз һәм киләчәктә көрәшәчәкбез. Әлбәттә, вакытлыча бу эшне туктатып торабыз дип алар халык киләчәктә аны онытыр дип ышаналардыр. Ләкин бу карар белән күп кенә иҗтимагый оешмалар канәгать түгел”, ди ул.

Годяевның ышанычлысы булган хокук яклаучы Леонид Млодик исә хаким Роман Гаффаровны объектив булмауда гаепләде. Ул бүген мәхкәмә карарын алып булса, аны киредән шикаять итәчәген әйтә.
XS
SM
MD
LG