Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда сайлаулар бара


Әфганстанда президент һәм вилаятләрнең шураларына сайлаулар бара. Талибан хәрәкәте аларга комачаулау белән кисәтә. Тавыш бирү урыннары ачылганнан соң, ил буйлап төрле көч кулланулар, аерым алганда Кабулда полиция һәм сугышчылар арасында атышлар турында хәбәрләр таралды.

Хәзерге президент Хәмид Карзаи президент сайлауларында беренче булыр дип фаразлана. Аның көндәшләре арасында элекке финанс министры Ашраф Гани һәм элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла һәм башкалар бар.
XS
SM
MD
LG