Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольдә урыслар һәм даргилар сугышкан


Ставрополь өлкәсендә урыслар һәм даргилар арасында булган сугышуда бер кеше үлгән.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә атышлар һәм сугышу Пелагиада авылында булган, дип хәбәр "Азатлык" радиосы журналисты. Милиция хәбәр иткәнчә, анда Дагыстаннан чыккан 4 дарги һәм 5 урыс кешесе сугышкан.

Аларны җирле милиционер аерырга тырышкан, әмма үзе дә яраланган. Шуннан соң бер кеше аткан, дарги кешесе үлгән.

“Риа Новости” мәгълүматына караганда, бу бәрелештә 300 якын кеше катнашкан. Шәһәр эчке эшләр идарәсе бу сугышe андый күләмле булмаган, дип белдерә.

Низагның сәбәпләрен ачыклыйлар.
XS
SM
MD
LG