Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фольклорчы Илбарис Надыйров вафат


Илбарис Надыйров
Илбарис Надыйров

20 августта Казанда 85-нче яшендә күренекле фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Илбарис Надыйров вафат булды.

Икенче дөнья сугышы ветераны, ул “Халык һәм җыр: Бөек Ватан сугышы чорында татар халык поэтик иҗаты” дигән темага диссертация яклаган, гомер буена татар халкы фольклорын өйрәнгән, 130-дан артык фәнни хезмәт һәм 6 җыентык авторы. Татар халкы иҗатына багышланган хезмәтләре өчен Тукай бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Илбарис әфәнде чит ил татарлары белән эшләүче “Ватан” җәмгыятен оештыручыларның берсе иде. Ул Совет заманында ук иң беренчеләрдән булып, Финляндия татарлары белән элемтә оештырып, аларның тормышларын өйрәнгән.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да ул һаман иҗади эштә иде. Төркиядә яшәгән татар эшмәкәре Әхмәтвәли Мәңгәр исемендәге вакыф ярдәмендә латин имласында ике дистәдән артык китап бастырган.
XS
SM
MD
LG