Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем соң монда "тиле"?


Салават журналистларны “тилеләр” дип атап, каләм ияләренең хәтерен калдырган. Җырчы журналист агай-эне белән җитдирәк темаларга сөйләшергә тели.

Августта Салават концертлары гөрли. Июль аенда, гадәттәгечә, җырчы журналистларны пресс-конференциягә җыеп, кет-кет көлеп, сөйләсен сөйләп, сыйласын сыйлап җибәрә. Матбугат вәкилләре соңыннан концерттан нинди кызыклы хәлләр көтеләсен тәфсилләп халыкка җиткерә иде.

Быел журналист халкына мондый “бәйрәм” эләкмәде. Аптырадылар аптыравын, тик илдә финанс торгынлыгы дип юанып, берәү дә моннан гаеп эзләп маташмады.

Быел концерт алдыннан җырчы “Татар-информ” агентлыгына интервью бирде. Аңлашыла ки, ул булачак тамашаның нечкәлекләре турында. Тик әңгәмәне укыгач, концерт яңалыклары түгел, ә башка фикер истә кала.

“Татар-информ” журналисты Венера Беляеваның “нигә сез журналистларны шулкадәр яратмыйсыз?”дигән соравына каршы Салават: “Сезнең 90 %-ыгыз – тилеләр. Сезнең белән сөйләшү миңа кызык түгел. Бөтен сорауларыгыз секс, аракы, акча һәм машиналарның санына кайтып кала... Минем концертка халык сездән башка да йөри”, дип җавап биргән.

Матбугат вәкилләре бу сүзләрдән соң бер атна аңына килә алмый йөрде. Һәм ниһаять “Шәһри Казан” газетының 15нче август санында Рузилә Мөхәммәтованың “Егерме беренче сезон: “тилеләр” дә Салават концертын карый” дип исемләнгән мәкаләсе басылды.
Язма авторы Салаватка үпкәсен белдерә: “...минем һәм коллегаларның язмалары һәм сюжетлары халык кассага килеп, концертка билет алсын өчен генә кирәк. Билет тарату хезмәте болай да яхшы куелган икән, “потыгыз бер тиен”!”

Язма авторы Рузилә Мөхәммәтова “Салават “свитасындагы” журналистлар ул “туксанпроценттилелек” турында ни уйлый икән?” дип баш вата. Ә “Азатлык” бу турыда ул журналистларның үзләреннән сорарга булды.

"Мин моңа игътибар да итмәдем. Бәлки, мин күңелгә якын алып, үпкәли торган кеше түгелдер. Минем интервью биргәнем дә, алганым да бар. Чыннан да, кайчак журналистлар Салаватның бу фикерен исбатлап күрсәтәләр.

Миңа калса, герой журналистның уенчыгы гына. Журналист кешенең яхшы якларын күпертеп яисә киресенчә итеп күрсәтә ала. Монысы үзалдына нинди максат куюга бәйле.

Һәрхәлдә, Салаватның мине тиле дип уйлавы шикле. Алай дип уйласа, минем җырларны башкармас иде. Шуңа күрә, мин үпкәләмәдем, әлбәттә", диде журналист һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

“Салават сүзе” газетының редакторы Габделбәр Ризванов та җырчының репликасын күңеленә якын алмаган:

“Мин шул тирәдә кайнашкан кеше буларак, беләм, журналистлар аны йөз кат тапталган “кайда тудың, ничә балаң бар?” кебек сораулар белән аптыратып бетерәләр. Ә аның эше бик тыгыз. Бөтен бәла дә үзебездә. Салаватның алай дип әйтүе ул шундый була күрмәгез, дип яратып кына әйтүе.

Бу концерты аның гаҗәп, ул аңа ике ай буе һәркөн репетиция ясап әзерләнде. Ул һәркемнең күңеле булсын өчен тырыша.
Чуашстаннан ике әби килде. Җырчы аларны күреп алып, бу ике ахирәт чөкердәшеп чәй эчсен, дип чәй бүләк итте. Алар үзләренә шундый игътибарны көтмәгән дә, оялып та куйдылар. Соныннан белдем, алар концертка махсус килгән, бер уңайдан башкалабыз мәдәнияте, мәчетләр белән танышып чыкканнар.



Әти-әниләр балаларын ияртеп килә. Алар сабыйларының шушы кешене белүләрен теләп, татар җырын ишеттерергә теләп киләләр.
“Салават сүзе” газетына килгәндә, шуны әйтәсе килә – ул “сувенир” газет. Салават чит төбәкләрдә бик күп йөри, бу газетны шунда тарата. “Салават сүзе”ндә татарны татар итүче кешеләр турында языла. Бу шәхесләр хакында бөтен кеше дә ишетсен өчен тырышабыз. Газет белән акча эшләү максаты куелмый”, ди Габделбәр Ризванов.

Рузилә Мөхәммәтова үзе дә Азатлыкка фикерләрен тәфсилләп аңлатты.

- Рузилә ханым, Салаватка үпкәгез бар шикелле...

- Салаватка бернинди дә үпкәм юк. Гомумән, бу язма Салаватка адресланса да, аны барлык эстрада артистлары үзләренә кабул итсә, дөресрәк булыр иде. Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, була инде. “Журналистлар – тиле” дигән сүз аннан чыкты, шуңа күрә, материал аңа багышланды.

- Димәк, ул сезнең хәтерегезне калдырды?

- Һәр уйлы журналистның күңеленә тигәндер дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, башкаларның дәшмәвенә гаҗәпләндем.

- Тамашаның темасы -туган тел. Изге ният белән уйланылган эшнең кытыршылыкларын күпләр әйтергә базмады. Ә сез хәреф хаталарына кадәр күрсәтеп бирдегез...

- Салаватның “Туган тел” шигыренең 100 еллыгын белүе, гомумән хөрмәткә лаек. Әмма хәреф хаталары ул аның проблемы гына түгел, барыбызга да кагыла. Тик алар булмаса, әйбәтрәк булыр иде.

Бер яктан карасаң, Салават Зәкиевич тә хаклы. Надан журналистлар бар. Миңа калса, артисттан секс яки аракы турында сорау, ул әле журналистның аңгыралыгын билгеләми. Журналистлар, гадәттә, кешенең интеллектуаль дәрәҗәсен чамалап бирә сорауны. Акыллы кеше белән акыллы темага, наданрак икән, җиңелчә темага сөйләшә. Бу киресенчә журналистның профессиональлеге, минемчә", диде Рузилә Мөхәммәтова.

Рузилә ханым да хаклы, Зөһрә исеме хата белән язылган. Тик моңа кадәр үз тамашасында татар милләтен рухи яктан бөтен итүче язучылар, җырчылар, театр артистлары, драматургларның сурәтләрен барлап, слайд-шоу күрсәүче, эстрада артисты булмады.

шәхесләрне барлаучы слайд-шоу

Бәлки хәреф хатасы ише гаеп-кыекларны эзләп утырудан файда юктыр. Чөнки Салават мондый нечкәлекләргә кадәр игътибар бирми. Аңың өчен мәгьнә мөһим. Хәйрия эшләре белән күпләргә үрнәк булырлык җырчының нияте изге. Ул чыннан да милләт, тел өчен борчыла. Иманына кайткан маңкорт малай, Шүрәле, адәмгә әйләнгән робот һәм башка геройлар Салаватның концерт тамашалары тирән мәгьнәле , актуаль икәнен күрсәтә. Ә тамашачы җырчының никадәр халыкчан, заманча шәхес булуын сизеп, ябырылып концертка килә, Салават белән бергә көлә, моңлана.

19нчы август кичен тамашага Миңтимер Шәймиев һәм Сәкинә ханым килделәр. Президент та гади тамашачылар белән бергә рәхәтләнеп ял итте, ахырдан дәррәү басып “Туган тел”не көйләде..

XS
SM
MD
LG