Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:28

4-6 сентябрьдә Казан Кирмәнендә “Kremlin LIVE 2009” дип аталган замана мәдәнияте фестивале узачак. Әлегә кемнәр катнашасы, чараның күпмегә төшәсе әйтелми.

Оештыручылар әйтүенчә, әлеге фестивальдә чаралар Кирмәндәге өч мәйданчыкта узачак. Төп мәйдан нәкъ Кол Шәриф мәчете янында амфитеатр рәвешендәге урында булачак. Анда джаз уйнаучылар җыелачак.

“Фестиваль кич белән булачак. Ул вакытта намазлар төгәлләнгән була инде. Беренче көнгә килгәндә, фестивальне ачу кичке 6 да башланачак”, ди “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы мөдире Рамил Хәйретдинов.

Әле берничә ай элек кенә Казан Кирмәне янында үткән “Тынычлык яратылу” дип аталган рок фестивальне кайберәүләр, чара намаз укый торган урынга ук терәлеп торган урында була, дип каршылык белдергән иде.

Рамил Хәйретдинов
Хәйретдинов сүзләренчә, “Kremlin LIVE 2009” фестивале Республиканың диния нәзарәте һәм Кол Шәриф вәкилләре белән дә килешенгән. “Намаз вакытында фестиваль үткәрмәскә, алкогольле эчемлекләр сатмаска”, дип язылган килешү кәгазен ул журналистларга да күрсәтте.

Фестивальнең продюсеры, JIVE Group Production иҗат берләшмәсе вәкиле Валерий Коротков белдерүенчә, сыйфатлы замана музыкасы һәм сынлы сәнгать үрнәкләренә яшьләрне җәлеп итү әлеге чараның төп максаты булып тора. Оештыручылар мондый фестивальнең Казанда үтәчәген дөньякүләм күренекле йолдызлар Markus Miller, Skorpionos төркеме һәм шулай ук СССРның халык артисты Эдита Пьеха хуплады ди.

Шулай да JIVE Group Production чарага ике атна чарасы гына вакыт калуга карамастан күренекле башкаручылардан Казанга кемнәр киләсен әйтми. Татарча башкаручылар, татар сәнгатькәрләрененнән кемнәр катнашуы да я билгеле түгел, я тәгаенләнмәгән. Әлеге сорау да ачык калды.
Валерий Коротков һәм Станислав Калабанов


Оештыручылар фестиваль күпкырлы булачак ди. Замана көйләре - джаз һәм аның төрле юнәлешләре; әдәбият, арт, кино, фото һәм дизайн проектлар да тәкъдим ителәчәк. Рамил Хәйретдинов фикеренчә, Благовещение чиркәве янында замана шагыйрьләренең үз телләрендә татарча һәм урысча шигырьләрен уку да үзенә күрә бер матур күренеш булачак.

“Бу матур теләк. Идеябезнең яшәргә хокукы бар. Казан үзенең Кирмәнен дөньядан килгән туристларга күрсәтергә тиеш. Киләчәктә бу фестивальгә күпләрнең киләчәгенә ышанабыз. Планнарыбыз амбициоз”, ди фестивальне оештыру вәкиле Инна Михайлова. Шулай ук ул дөньяда тарихи-архитектура ядкарьләре янында төрле фестивальләрнең даими булып торуы турында да әйтте.

“Kremlin LIVE 2009”ны үткәрүдә Татарстанның мәдәният министрлыгы, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ярдәм кулы сузачак, ди оештыручылар. Рамил Хәйретдинов Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә ризалык бирде дип белдерде.

Оештыручылар әлеге проектның ничә сум булачагын сер итеп саклый. “Фестиваль коммерцияле чара түгел. Без бюджет мәсьәләсен сөйләшүдә читтә калдырабыз”, дип белдерде “Kremlin LIVE 2009”ның продюсеры Станислав Калабанов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG