Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Шыгырданда кыз урлау да бетте, туйлар да бетте. Гасырлардан калган, кызны урлап өйләнү, ай дәвамында ак туйлар да, кызыл туйлар уздыру гадәте, шул ук гасырлардан килгән йолага туры китереп туктатылды.

Әлбәттә, вакытлычы гына. Чөнки, татар-мөселманнарда таралган гадәт, ураза аенда өйләнү, туйлар үткәрүне тыя. Ә быел рамазан бу көннәрдә үк башлана.

Өйләнү – түгел сөйләнү

Бер айга якын туй мәшәкатьләреннән арынып торыр алдыннан, Шыгырданда нәтиҗә ясыйлар. Быел саннар куандырырлык түгел. Туучылар аз, туйлар сирәк, үлүчеләр күбрәк.

Быелның август уртасына Шыгырданда нибары 31 яңа гаилә корылган. 2008 елда 68 туй узган булган.

Дәүләт акчасы кызыктырмый


Дәүләт бала тапкан өчен акча бирә, әмма Шыгырданга бу файда китерми. Моңа кадәр дә, дәүләтнең акчасына мохтаҗ булмыйча, авылда ел саен 100-дән артык бала туып торган. Быелның август уртасына бу сан 36-ны гына тәшкил итә.

Соңгы туй - әлегә 46

Татар йоласы кешенең өч туе була дип аңлата: туу, гаилә кору туйлары һәм бакыйлыкка күчү – гомернең соңгы туе. Шыгырданда быел 46 кеше вафат булган. Былтыр исә 64 кеше фани дөньядан күчкән. Вафат булучыларның күбесе олы яшьтәгеләр булса да, араларында төрле фаҗигагә тарыган яшьләр дә бар.

Бу афәт түгел

Шыгырдан авыл идарәсе, быелның август аена урнашкан, авылдагы мондый демографик халәтне фаҗига түгел дип аңлата. Шыгырданда, элек тә мондый хәлләр белән очрашканнар. Ике мәктәпле бу авылда, 100-дән артык бала мәктәпкә беренче кат аяк басса, кайбер елларда ике дистәдән дә артмаган чаклар да булгалаган. Хәзер дә авылда, мәктәп яшенә кадәрге дүрт йөз бала бар.

Туу турында таныклык тапшырыла

Рамазаннан соң

Быелга тулысынча саннар чыгарырга иртәрәк әле, диләр авыл идарәсендә. Чөнки, ел дәвам итә. Туучылар да, үлүчеләр дә булачак. Туйлар исә, гадәттәгечә, рамазаннан соң тагын гөрләячәк.

Язылышу урысча

Шыгырданда, элек дөньяви язылышулар авыл мәдәният йортында уза иде. Хәзер бу йола район үзәгенә күчерелгән. Элек, язылышу тантанасын, җырлатып та, шатлыктан елатып та оештыра белгән Минзифа Закирова, хәзер дә авылда язылышу тантанасын уздырып була, ди.

Эш шунда ки, теге дәүләткүләм төс алган вертикальләштерүләр нәтиҗәсендә, авыл идарәләренең Никах кәгазьләрен тапшыру хокукы бетерелгән. Әмма, район үзәгеннән бөтен рәсми кәгазьләрне ясатып кайтып, кайчакта, тантаналар барыбер авылда үткәли.

Бал-майлар урынына Мендельсон


Минзифа Закирова язылышу тантанасын татар гадәтләре белән уздыра иде. Ак мендәрләргә кәләш-киленне бастырып, бал-майлар каптырып каршы ала, ана телендә теләк, котлаулар... Хәзер исә район үзәгендә Мендельсон маршына тантана уза. Милли җаны ташып торган Минзифа ханым, татарча булсын дип, еш кына тантаналарны уздырырга район үзәгенә дә йөри. Аңардан тыш, кайчак та, алмашка Татар Согыты авылыннан Хәлбәрия Сабитова, Кыр Бикшегеннән Дания Сәләхова да Батырга килеп, тантаналарны татарча оештыра.

Өмет бар

Авыл идарәләреннән тартып алынган бер рәсми кәгазь бирү хокукы киредән кайтарылган очракта, Чуашстандагы татар авылларында, яңадан татарча язылышу тантаналары гөрләргә өмет бар. Русиянең җирле үзидарәләргә кагылышлы кануны үзгәргән очракта. Моңа карамастан, кәгазь эшләрен алдан хәстәрләп, шыгырданнар, барыбер авыл да тантана ясарга тырыша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG