Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда тавыш бирү урыннары ябылды


Әфганстан президенты Хәмид Карзаи сайлауда катнашкан өчен халыкка рәхмәтләр белдерде, бу ил өчен яхшы көн булды, диде.

Әфганстанда президент һәм вилаятләрнең шураларына сайлаулар үтте. Тавыш бирү урыннары ябылды. Хакимиятләр сайлау шактый тыныч тыныч үтте, дип әйтә. Талибан хәрәкәте аларга комачаулау белән кисәткән булса да.

Тавыш бирү урыннары ачылганнан соң, ил буйлап төрле көч кулланулар, аерым алганда полиция һәм сугышчылар арасында атышлар турында хәбәрләр таралды. Анда 23 кеше үлде дип хәбәр ителә.

Хәзерге президент Хәмид Карзаи президент сайлауларында беренче булыр, дип фаразлана. Аның көндәшләре арасында элекке финанс министры Ашраф Гани, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла һәм башкалар бар.
XS
SM
MD
LG