Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш «Курск» казасын хәтерләтте


Cу төбендә йомылып калган корбаннар “коткарыгыз” дип чаң суга. Хакимиятләр мондый каза белән эш итәргә әзер түгел. Вакыт уза, исән кешеләрне табу өметләре кими бара...

Бу сүзләр 9 ел элек, 2000 елның августында «Курск» су асты көймәсе баткач әйтелгән иде. Шул ук сүзләр бүген Саян-Шуш фаҗигасе уңаеннан әйтелә.

Атнакич көнне коткаручылар Саян-Шуш су электр станциясенең турбина бүлегеннән су чыгара башлады. Дүшәмбедә булган көчле шартлау нәтиҗәсендә диварлар җимерелеп, ул бүлмәне су баскан иде.

Корбаннарның туганнары
Пәнҗешәмбегә корбаннар саны 17-гә җиткән дип хәбәр ителде. Тагын 59 кеше хәбәрсез югалган санала.

Корбаннарның туганнары хакимиятләрне бу каза һәм коткару эшләре турындагы мәгълүматны чикләүдә гаепли.

Атнакич көнне Абакан прокуратурасының журналист Михаил Афанасьевка җинаять эше ачканы мәгълүм булды. Ул үзенең интернет блогында кешеләрнең 4 метр су астында йомылып калганы турында хәбәр иткән. Прокуратура аны ялган мәгълүмат таратуда гаепли.

Тоткарланыр алдыннан Михаил радиобызга болай диде:

– Туганнары һәм коткаручылар әйтүенә караганда, сишәмбе киченә кадәр анда исән калучылар булган, аларның диварга какканы ишетелгән. Мине бу уңайдан прокуратурага чакырдылар.

Михаил үзенең блогында коткару юлын да күрсәткән: Саян-Шуш буасын ябып, күрше Майна буасын ачарга. Бу очракта су үзе 4 метрга төшәчәк, дип язган ул.

Рәсмиләр әйтүенчә, пәнҗешәмбедә коткару эшләре дәвам иткән, водалазлар исән калучыларны эзләгән. Ләкин, өметләр зур түгел.

Техника искерә

«Курск» көймәсе батыр алдыннан
Саян-Шуш фаҗигасе 9 ел элек «Курск» су асты көймәсе белән булган казаны хәтерләтте. Көймәдә булган шартлау нәтиҗәсендә, 118 диңгезче Баренц диңгезе төбендә йомылып калды.

Соңрак аларның берничә сәгать буена ярдәм сорап көймәнең диварына кагып ятканы хәбәр ителде.

«Курск» казасы әле гына президент булып сайланган Владимир Путинга зур орым булды. Мәгълүмат чаралары коткару эшләре барган вакытта аның Кара диңгез буенда ял итеп яктаны турында җиткерде.

Атнакич көнне хәзер инде премьер-министр Владимир Путинның Саян-Шуш станциясенә барачагы хәбәр ителде. Хөкүмәт утырышында ул илдәге барлык стратегик корылмаларны тикшереп чыгарга кушты.

Саян-Шуш фаҗигасенең сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Саян-Шуш хәрабәләре
– Бу уникал вазгыять, – ди Энергетика министры Сергей Шматко, – су энергетикасы тарихында из зур һәм иң сәер каза. Турбина капкачының авырлыгы 800 тонна. Нинди көч аны алып аткандыр, моны яхшы белгечләр тикшерергә тиеш.

Гадәттәнтыш хәлләр министры Сергей Шойгу сүзләренчә, коткаручылар исән калучыларны эзләп хәр тишекне тикшереп чыгачак.

1978 елда төзелгән Саян-Шуш станциясе Советлар Берлегенең горурлыгы санала иде. Шул совет чорыннан бирле анда ремонт үткәрелмәгән булган. Станциянең директоры казаның сәбәбе искергән турбиналар булырга мәмкин дигән фараз әйтте.
XS
SM
MD
LG