Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакасиядәге каза өчен бер миллион сум бирәчәкләр


Саян-Шуш су-электр станциясендәнге казада үлүчеләр һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең гаиләләренә бер миллион сум компенсация береләчәк. Бу максатка акча бүленеп бирү турында премьер-министр Владимир Путин, бу төбәккә килгәннән соң белдерде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, каза булган урында 26 кешенең мәете табылган, 50 якын кеше югалган дип санала.

Станцияне торгызу планы алдагы ай ярымда әзерләнергә тиеш.

Русия премьер-министры электр энергиягә күпләп сату бәяләрен дәүләт тарафыннан билгеләүне кертү турында белдерде.
Бу хакта Русия хөкүмәте карар өлгесен әзерләргә тиеш.

Бүгенге көндә хөкүмәт электр энергия базарынның 70%-лык өлешендә бәяләрне билгели. Алдагы елларда бу сан үзгәрергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG