Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:22

“БГ”нең 19нчы август санында 18 ел элек булган ГКЧП вакыйгаларына зур әһәмият бирелә. Яңа санда мөселманнар сабантуе, адреналин эзләүчеләр турында язмалар, журналист тикшерүе урын алган.

СССР таркалуны тизләткән вакыйга

“БГ” укучыларына 18ел элек булган сәер ГКЧП вакыйгаларына багышланган ике язма тәкьдим итә. 18 ел нәтиҗәләр ясау өчен аз вакыт түгел. Газет мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, шул вакыттагы буталчык вакыйгаларда үзе катнашкан кеше буларак, аларга безнең көннәрдән караш ташлаган.

“...Мин ул чорны җирәнеп искә алам. Мәскәүдәге вакыйгалар безнең өчен читтәрәк булса да, бөтен ил пычрак суга баткан кебек булды. Коммунистлар партиясеннән чыктым. Кесәмдә партбилет йөртергә теләмәү сәбәбен райком бюроларында аңлатырга туры килде, пычрак тарихлы партиядә буласым килми дип төртеп күрсәттем. Моны искә төшерделәр: “Җавап тотарга әзерлән”, – дип кисәттеләр. Шуңа да мин үзем ГКЧП җиңүеннән шүрләдем. Ләкин шул чагында кайбер түрәләр күзендәге очкынны күрсәгез?! ...Төн буе “Азатлык”, “Би-би-си” радиоларын тыңладым. “Дошман” радиолары Мәскәүдәге чуалышларны тасвирлый, ә безнең телевизор “Аккош” балетын күрсәтә”, дип искә ала автор.

Язманың икенчесе “Тарихта калган көннәр” дип атала. Ул Татарстан коммунистлар фиркасенең беренче сәркатибе Хафиз Миргалимов белән әңгәмә рәвешендә бирелә. Миргалимов фикеренчә, “ГКЧП фетнәсе алдан уйланылган, тик тиешенчә оештырылып кына җитмәгән”. Хафиз әфәнде “комиссия уңайлы мизгелне кулдан ычкындырмаган булса, Советлар Союзы бүген гадел базар шартларында гөрләтеп яшәп ятар, дәүләт инфраструктурасы якынча Кытайныкына охшаш булыр иде. Кызганыч, хәлләр башкачарак сценарий буенча китте һәм инде вәзгыятьне коммунистлар теләгән якка үзгәртү үтә катлаулы”, дигән карашта тора.

Иж-Бубыйга ярдәм булырмы?

Бу көннәрдә мәгариф темасы бик актуаль. Август аенда ел саен укытучылар мәгариф системасын ничек яхшырак итү турында сөйләшеп, фикер алыша. Фирдәвес Хуҗинның “Дөньяга танылган авыл” язмасында да Иж-Бубый мәдрәсәсе хакында сөйләнә. “Танылган язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев: “Иж-бубый тарихын өйрәнү өчен бер кеше гомере генә җитмәячәк”, дип әйтеп калдырган. Галим Раиф Мәрдәнов “Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе” исемле китап бастырган. Тик башкарылганнар зур эшләрнең башы гына. …Мәдрәсәне һәм мәчетне үз хисабына тоткан Мөхәммәтҗан хаҗиның йорты мескен хәлдә”, ди автор.

Фидәвес Хуҗин Иж-Бубыйдагы хәлләр торышына Мәдәният министрлыгы да игътибар итәр дип өметләнә. “Киләчәктә Иж-Бубыйны туристлык маршрутына кертү һич артык булмас иде”, ди автор.

Апас-Буа мистикасы

“Тыелган тема” сәхифәсенә быелның июнь аенда Буа районының Аксу авылында булган фаҗигале хәлләрне тикшерүне үтенеп хат килгән.

“17 яшьлек улыбыз Илнар якын гына урнашкан Апас районы Күкшем авылына иптәшләре белән очрашырга дип, мотоциклга утырып чыгып китте. Шул китүдән аны исән килеш күрмәдек. ...Табиб караганнан соң: “Улыгыз мотоцикл белән егылып яткан урында түгел, ә алданрак үлгән”, - диде.

Моны ничек аңларга? Ә Апасның Эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Рәдиф Садыйков уйлап чыгарган версия буенча улыбыз Илнар мотоциклның арт көпчәге шартлау аркасында дамба астына тәгәрәгән булып чыга. Ә юлдагы мотоцикл эзләре киресен сөйли. Асфальт юл кырында калган эзләр буенча, улыбыз Илнарны үз мотоциклы белән кайтып килгән чагында, артыннан “Жигули” машинасы куып килеп, бик зур тизлек белән асфальт юл кырына кысрыклап чыгарганнар. Анда төшкәч тә, ул 24 метр тирәсе авыш дамбадан барган. Эз беткән урыннан 9 метр ераклыкта улыбыз ята. Шул эз беткән урында әллә кыйнап, башына сугып үтергәннәрме, әллә үз мотоциклы белән 9 метр очып барганмы, монысын ачыклый алмадык”, диелә хатта.
Хат журналит Эльвира Фатыйхованы юлга дәшкән.

Мөселман сабантуе

Саба районында узучы мөселманнар сабантуе традициягә әверелгән. “Мөселманнарның да утырып бер ял итү, рәхәтләнеп үзләренә хас бер гәпләшү, фикер алышу, төрле ярышларда көч сынашу һәм вакыт узгач, истәлекле хатирәләрне искә алу урыны, һичшиксез, булырга тиеш”, ди язма авторы Айзат Шәймәрданов.

“Дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмаган. Мондый чараларны никадәр күбрәк оештырасың, шулкадәр хәерлерәк. Дини факторның роле җәмгыятьнең һәр тармагына үтеп керергә тиеш. Мөэминнәрнең күңел ачу, ашау, киенү, мәгариф һәм башка төрле уңайлыклары дини таләпләргә туры китерелеп канәгатьләндерелсен. Асылыбыз шул”, ди журналист. Бәйрәмдә катнашучылар капчык белән сугышкан, чүлмәк ваткан, бил алышкан. Дини сораулардан торган викторина кебек уеннар да үткәрелгән.

XS
SM
MD
LG