Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне Екатеринбурга карый


Русия төбәге җитәкчеләрен “Бердәм Русия” тәкъдиме белән раслаганда, Эдуард Россель үз урынында калырмы? Татарстанда бу турыда уйланучылар беренче чиратта республиканың киләчәген күзаллый.

Русия төбәкләрендә җитәкчеләрнең алмашынып торуы гадәти хәл. Күп вакытта күрше төбәкләр үзләрендә ни булганын белми яши. Свердлау өлкәсенә губернатор сайлануын исә бөтен Русия җәмәгатьчелеге белә. Чөнки биредә беренче тапкыр яңа ысул кулланыла. Төбәк җитәкчесе урынына намзәтләрне “Бердәм Русия” фиркасе билгели. Бу Дмитрий Медведевнең үзенең теләге.

Шунлыктан Сочига президент белән очрашуга Борис Грызлов җитәкчелегендәге бер төркем “Бердәм Русия”ле килде. Алар губернатор тәхетенә 3 кешене тәкъдим итә – төбәкнең хәзерге җитәкчесе Эдуард Россель, Свердлау хөкүмәте башлыгы Виктор Кокшаров, Русия хөкүмәтенең инфраструктура һәм сәнәгать департаменты җитәкчесе Александр Мишарин.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, губернаторларның болай билгеләнүе Русиядә яңа демократиянең башлануын аңлата. Әлеге ысул төбәк җитәкчеләрен халык сайлап куйгандагы кебек үк, җәмәгатьчелеккә ап-ачык. Президент бу эшләрнең дәвамлы булуын да әйтә. Ел ахырына кадәр Русиянең 14 төбәгендә җитәкчеләрне кабаттан билгеләү булачак, ди Медведев.

Җитәкчене алмаштыру мәсьәләсе турында сөйләшүләр Татарстанда да ешайды. Ел дәвамында “Звезда Поволжья”, “Честное слово” кебек үткен телле газетларда журналистлар Татарстан тәхетенә кемнең утырачагын фаразлады.

Свердлау өлкәсе башлыгы Россельне кабат үз урынында калдыру мөмкинлеге турында сүз чыгуга, Татарстанда да алдагы елларда Шәймиевнең кабат президент булып кала алуы турында сөйләнә башладылар.

Миңтимер Шәймиев киләсе президент мөддәтенә калмаячагын белдергәләп тора. Әмма аның шулай ук Универсиада узганчы җитәкчелек итәргә теләвен әйтүе дә хәтердә. Шушы арада Ирек Мортазин эшенә карата мәхкәмә утырышы барышында, Шәймиевнең үзенең сәламәтлеге белән мактануы янә аңлашылмаучанлык тудыра. Шуңа күрә сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, Шәймиев киләсе мөддәттә дә президент булып кала ала, ди

Аның сүзләренчә, Медведев алдагы берничә елда реформаторлар фиркасен төзеп, Русияне “европалашырмакчы”. “Моның өчен аңа үзенә тугры команда булдырырга кирәк. Әлегә андый төркем юк. Шәймиев Медведевка иң якын кешеләрнең берсе буларак, ул Русия президенты төркеменең нигезендә торачак”, ди Әхмәтов. Шулай ук ул Медведевнең октябрь аенда Татарстанга килүен дә әлеге мәсьәләгә бәйли. Янәсе бу очрашудан соң Медведев белән Шәймиев арасы тагы да ныгыячак.
XS
SM
MD
LG