Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

“Татар халкының азатлык өчен көрәше ” китабы тирәсендә төрле фикерләр күбәя. Галим Овчинников китап өстеннән Мәскәүгә шикаять итте.

“Эфир” телеканалы пәнҗешәмбе көнне булган “Город” тапшыруында әлеге китапка багышланган язманы журналист Антон Райхштат үз сүзләре белән төгәлләде. Татар халкы бит урысларга каршы гына түгел, ә кыпчакларга һәм башкаларга каршы да көрәшкән дигәнерәк фикер әйтте. “Бу хакта китапта сүз дә юк”, диде ул.

Китап авторы Нурулла Гариф үзе исә киң күләм мәгълүмат чаралары арасыннан “Эфир” телеканалының әлеге басмага игътибар итүенә канәгать калган. “Урыс телендәге тапшыру ул. Һәм андагы алып баручы рус кешесе. Алардан шундый “искаженный факт” булса да минем өчен яхшы”, ди Нурулла Гариф.

Әлеге китап Татарстан китап нәшриятында 2007 елда ук басылып чыккан. Әмма аның тирәсендә шау-шу күптән түгел генә башланды. “Беренче сәбәбе – безне диннән, телдән, тарихтан яздыру гасырлар буенча килә. Икенчедән, быел 282-нче сататья чыкты. Хәзер шушы статья нигезендә тезләнмәгәннәрне, тезләнергә теләмәгәннәрне, буйсынмаганнарны буйсындыру теләге бар. Шул да роль уйный”, ди Нурулла Гариф.

Аның әйтүенчә, моннан кала да сәбәпләре җитәрлек. Берничә атна элек милләте белән керәшен татары, тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников Татарстан прокуратурасына гариза язды. Ул “Освободительная война татарского народа” дип аталган китапта экстремист юнәлешләр бар дип белдереп экспертиза үткәрүне үтенгән иде.

Шиһап Мәрҗәни исемендәге тарих институты ясаган тикшерүгә нигезләнеп прокуратура Овчинников шикаятен кире какты. “Звезда Поволжья” газетасының соңгы санында әлеге китапка рецензия тагын басылды. “Моңа кадәр дә рецензия чыккан иде, алар бер-берсен күп очракта кабатлый”, ди газетаның баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов.

Соңгы рецензиядә “Овчинников гаризасында китап авторы Нурулла Гарифның кеше һәм кешеләр төркемен, зат, раса, милләт, тел, килеп чыгыш һәм дингә мөнәсәбәтле күралмау, я булмаса дошманлыкка һәм шулай ук кимсетүгә юнәлгән туры дәлилләр юк. Ул (Нурулла Гариф - Н.А) язганнар тарихи фактлар, я булмаса күп басмаларда дөнья күргән әдәби образларның күп мәгънәлелеге аңлы рәвештә милләтара һәм конфессияара низаг тудыруга юнәлмәгән”, дип язылган.

Нурулла Гариф та мин үземнән бернәрсә дә өстәмәдем ди. “Минем диссертация Казан ханлыгы турында. Мин Мәскәүдәге архивларда күп утырдым. Анда елъязмалар белән таныштым. Русия империясенең безнең халыкка кылган җинаяти эшләре мине тыныч калдыра алмады”, дип Нурулла Гариф бу китапны чыгаруга нәрсә этәргеч булганын белдерде.

“Свободная пресса” язуынча, Овчинников: “Минем карашымча, Татарстан прокуроры бәйсез экспертиза үткәрүгә каршылык тудыра. Моны безнең милли төбәктәге үзенчәлекле иҗтимагый-сәяси вәзгыять белән аңлатып була. Мин Татарстан прокуроры гамәлләрен Русиянең генераль прокуратурасына шикаять итергә җыенам, бәйсез экспертиза үткәрүне таләп итәм”, дип белдергән иде.
Китапның бер бите


“Азатлык радиосы”на ул 12 август көнне үк шикаятьләрен Мәскәүгә юллаганын әйтте. “Мин хатларны Русия генераль прокурорының беренче урынбасары Бастрыкинга һәм президент каршындагы тарихны дөрес яктыртмауга каршы тору комиссиясе рәисе, Русия президенты администрациясе башлыгы Нарышкинга җибәрдем”, ди Овчинников.

Аның фикеренчә, Русиядә бер генә милләт – россиян милләте генә формалашырга тиеш. Һәм төрле милли чыгышлар - рус, татар, башкорт һәм чечен булсын - уртак милләт булдыруга тискәре йогынты ясый, ди ул. “Ни өчен бу эшкә, ягъни китапны шикаять итү эшенә тотындыгыз?” дигән сорауга Овчинников: “Мин эшләмәсәм, кем эшләр аны. Кем дә булса эшләргә тиеш бит”, дип белдерде.

Рыбаков һәм Преображенскийның “История Отечества” дәреслегендә татарларны кеше ашаучылар итеп сүрәтләүгә килгәндә Овчинников, толерантлык кирәк, китапта андый рәсемнәр булмаска тиеш, диде.

“История Отечества” Нурулла Гарифның китабыннан күпкә алда - 2002 елда ук чыккан иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG