Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:05

Казанда Русия һәм Таҗикстан министрлыклары җыен үткәрде


Казанда Русия һәм Таҗикстан эчке эшләр министрлыкларының берләштерелгән коллегиясе үтте. Анда наркобизнес белән көрәш, халыкара төркемнәр тарафыннан кылына торган җинаятьләр белән көрәш, канунсыз миграция мәсьәләре тикшерелде.

Русия һәм Таҗикстан эчке эшләр министрлыклары бу өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турынды сөйләште.

Күмәк иминлек килешүе оешмасы кысаларында министрлыклар канунсыз миграция һәм кешеләр белән сәүдә итүгә көрәш юнәлешендә инде уртак чаралар үткәрелә, дип хәбәр ителә.

Җыенда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Таҗикстан министры Габдерәхим Кахаров чыгыш ясад.

Коллегиядә Татарстанның рәсми кешеләре дә катнашты.

XS
SM
MD
LG