Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:43

Әфганстандагы президент сайлауда катнашкан 2 төп намзәтнең һәрберсе үзенең җиңүе турында белдерә. Беренчел нәтиҗәләр киләсе атна башында көтелә.

Президент сайлаудагы 2 төп намзәт - хакимиттәге президент Хәмит Карзаи да, аның төп көндәше, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла да үзенең җиңүен игълан итте.

Атнакич тавыш бирү тәмамлану белән Карзаи әфган халкына, Талибанның сайлауларны көч белән өзү янауларына карамастан, тавыш бирүгә күпләп килүе өчен рәхмәт белдерде.

Хәмит Карзаи
“Әфган халкы ракеталар, бомбалар, янаулар, интихарчы шартлатуларыннан курыкмады һәм тавыш бирергә килде. Моңа карамастан, халык сайлауда катнашты”, - диде Карзаи.

Җомга иртәсендә исә Карзаиның сайлау көрәше идарәсе үезенең уңышка ирешүен, президентның беренче турда ук җиңү өчен җитәрлек тавыш җыйганлыгын игълан итте.

Карзаиның сайлау идарәсе башлыгы Хаҗетдин Мөхәммәт Мөхәммәт “безнең сайлау идарәләреннән һәм тавыш бирү урыннарыннан алынган мәгълуматлар нигезендә мин ышаныч белән алда баруыбызны әйтә алам”, - диде.

“Безнең саннар җиңү өчен тавышларның җитәрлек булуын, икенче тур тавыш бирү кирәк түгеллеген күрсәтә”, - ди Мөхәммәт.

Сайлау көнендә төп сорау Карзаи беренче турда ук җиңү өчен җитәрлек, ягъни кимендә 50 процент һәм тагын 1 тавыш җыя алырмы дигән сорау иде.

Икенче урынны алган намзәт белән икенче тур көрәшкә чыгу аның өчен куркынычлы була ала.

Элекке тышкы эшләр министры Габдулланың сайлау идарәсе дә Габдулланың 1 турда ук җиңеп чыгуы турында белдерде.

Габдулла вәкиле Сәет Ака Фазыл Санчараки төрле киңкүләм мәгълумат чараларына сайлауларны күзәтүчеләрдән алынган мәгълуматлар нигезендә Габдулланың 62-63 процент, Карзаиның 31-32 процент тавыш җыйганлыгын инълан итте.

Тавыш бирү тәмамланып берничә сәгать үтү белән Габдулла төркеме сайлаулар үткән 34 виләятнең кимендә өчесендә зур хәрәмләшүләр булуы турында тавыш күтәрде.

Атнакич Кабулда журналистлар белән очрашуда ул хәрәмләшүләрне Габдулла үзе дә искә алды, әмма алар гомуми нәтиҗәне үзгәртә алмас диде.

Габдулла Габдулла
“8 ел эш тәҗрибәсе булган хөкүмәт рәсмиләренең кайбер төбәкләрдә сайлау процессына ныклап тыкшынуы кызганыч нәрсә. Әмма боларның барысына да карамастан, мин халыкның тавышы сайлау нәтиҗәсендә чагылыр дип ышанам”, - диде Габдулла.

Үзәк сайлау комиссиясе исә тынычланырга чакыра һәм җиңүчене игълан итәргә әле бик иртә ди.

Нурмөхәммәт Нур
Үзәк сайлау комиссиясе сүзчесе Нурмөхәммәт Нур “без рәсми нәтиҗәне игълан итми торып, кемнең җиңүе турында берәү дә әйтә алмый”, - диде.

Комиссиянең бер вәкиле әйтүенчә, беренчел нәтиҗәләр киләсе атна башында игълан ителә башлар дип көтелә, тәгаен нәтиҗәләр исә 17 сентябрьдә чыгачак.

Берьюлы 2 намзәтнең җиңү игълан итүенә карамастан, БМО Иминлек Шурасы, Кушма Штатлар, НАТО һәм башка көнбатыш илләре Әфганстанда 20 августта үткән сайлауларны хуплады.

Бу сайлау нәтиҗәсендә 34 виләяттә 420 җирле шура да билгеләнә.

XS
SM
MD
LG