Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уфагуб"чыларның икесе өй сагы астына алынды


Уфада Ордженикидзе район мәхкамәсе Уфагуб сәхифәсе белән хезмәттәшлек иткән галим Илдар Габдрафиков һәм журналист Сергей Орловны өй сагы астына алу карарын чыгарды.

“Уфагуб” сәхифәсендәге язмалар өчен галим Ильдар Габдрафиков, журналист Сергей Орлов, эшкуар Николай Швецов, галим Игорь Кучумов һәм блогер Константин Нестеров кулга алынган иде. Соңыннан алар иреккә чыгарылды.

Бу кешеләрне халыклар арасында нәфрәт тудыру, экстремистлык, коч куллануга чакыруда гаеплиләр.
XS
SM
MD
LG