Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:52

Брюссель әфган сайлауларын уңай бәяли


Әфганстанда атнакич үткән президент һәм җирле сайлауларда Европа Берлеге күзәтүчеләре җитәкчесе Филлип Моррилон сайлаулар гомумән алганда яхшы һәм гадел үтте, әмма илнең кайбер өлешләрендә көч куллану һәм куркытулар сәбәпле ирекле була алмады ди.

Мориллон Кабулда журналистларга “террор сәбәпле кайбер урыннарда ирекле булмады”, - диде.

Ул шулай ук Талибанның әфганнарны бойкотка чакыруына һөҗүмнәрнең артуы һәм нәтиҗәдә тыныч халыкның яралану һәм үлүләре дә өстәлде диде.

Мориллон “гомумән безнең күзәтүчеләр безнең бәяләү ысуллары белән сайлауны яхшы һәм гадел дип бәяләде”, - дип белдерде.

Шул ук вакытта ул бу сайлауга тәгаен һәм тулы бәя бирергә әле иртәрәк дип исәпли.

XS
SM
MD
LG