Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш электр станциясе корбаннарына акча түләнә


Русия хакимиятләре Саян-Шуш су электр станциясендә һәлак булганнар саны 66-га җитте дип белдерә.

Эзләү-коткару төркеме вәкиле әйтүенчә, 11 кешенең язмышы әле дә билгесез, алар да үлгән булырга мөмкин.

Хакимиятләр чечен сугышчыларының станцияне шартлату турындагы белдерүләрен кире кага.

Дүшәмбе көнне Саян-Шуш су электр станциясендә шартлау нәтиҗәсендә станция корылмаларын су басты.

Җомга көнне фаҗига урынында булган премьер-министр Владимир Путин шимбә көнне туганнарын югалткан гаиләләргә берешәр миллион, зарар күргәннәргә йөзәр мең сум матди ярдам түләргә кушты.
XS
SM
MD
LG