Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 9 оппозиция вәкиле кулга алынды


Русия милициясе март аенда Мәскәү үзәгендә протест чарасында катнашкан 9 кешене шимбә көнне кулга алды.

Мәскәү милициясе вәкиле Анатолий Ластовецкий Интерфакс агентлыгына ул протест чарасында катнашучылар алдан игълан ителгәннән күбрәк булды һәм анда 1урынына 2 шигарь күтәрелде диде.

Протест чарасын элекке премьер-министр урынбасары Борис Немцов һәм элекке дөнья шахмат чемпионы Гарри Каспаровны үз эченә алган, оппозицион "Теләктәшлек" хәрәкәте оештырды.

Немцов “Эхо Москвы” радиосына кулга алынганнар арасында “Без” оппозицион яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Роман Доброхотов һәм күренекле активист Илья Яшин да булуын белдерде.

Ул чарада 50-ләп оппозиция вәкиле катнашкан иде.
XS
SM
MD
LG