Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:09

Яраланган Ингушетия президенты өенә кайтты


Ингушетия президенты Юнус Бек Евкуров үзенә булган һөҗүмнән соң Мәскәүдә 2 ай дәваланып шимбә көнне өенә кайтты.

Франц Пресс агентлыгы аның Ингушетиядә очкычтан аксабрак, әмма ярдамнән башка гына төшүе турында хәбәр итә.

Ул хәбәрчеләргә “террорга каршы көрәш рәхимсез рәвештә дәвам итәчәк”, - диде.

Мәскәү элекке десантчылар башлыгы Евкуровны гыйсъянычылык арта баручы Ингушетияне тынычландыру өчен былтыр президент итеп куйды.

22 июньдә Назрань янында машинасына бомба һөҗүме нәтиҗәсендә Евкуров каты яраланды.

XS
SM
MD
LG