Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:34

Меркел: Алман көчләре Әфганстанда максатка ирешкәнче торачак


Германия канцлеры Ангела Меркел алман көчләре Әфганстанда үз максатларына ирешкәнче торачак дип белдерде.

ZDF телевидениесенә Меркел алман гаскәрләрен чыгару вакытын билгеләү мөмкинлеген кире какты.

Канцлер гаскәрләрнең максаты Әфганстанны үз иминлеген үзе тәэмин итәрлек хәлгә җиткерү диде.

Әфганстанда НАТОның тотрыклыландыру көчләрендә Германиянең 4 меңләп хәрбие бар.

Алар әфган полициясен һәм хәрбиләрен өйрәтүдә, шулай ук цивиль инфраструктура проектларында катнаша.

Әфганстандагы беректәрләре алман көчләрен сугышчыларга каршы чараларда күбрәк катнашырга чакырса да, Германия халкы андый тәкъдимнәрне бик хупламый.

XS
SM
MD
LG