Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган сайлавына йөзләрчә шикаять килгән


Әфганстанда үткән президент һәм җирле сайлауларда 225 канун бозу очрагы турында рәсми шикаять ителгән.

Ул сайлау канунын бозуларның кайберләре сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәргә мөмкин.

Бу турыда сайлауларда шикаятьләрне кабул итү бүлеге башлыгы Гранд Киппен Кабулда журналистларга белдерде.

Аның әйтүенчә, сайлау тартмаларындагы бюллетеннәрне алыштырудан алып сайлаучыларны куркытуларга кадәр төрле очраклар турында шикаятьләр килгән.

Киппен 225 шикаятьнең 35-енә зур әһәмият бирелә, ул очраклар сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәргә мөмкин диде.

Президент сайлауда хакимияттәге Хәмит Карзаиның төп көндәше булган Габдулла Габдулла киңкүләм хәрәмләшүләр турында дәлилләргә ия булуын белдерде.

Сайлауларның беренчел нәтиҗәләре иң иртә дигәндә сишәмбе генә чыгарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG