Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:26

Саян-Шуш казасында корбаннар саны 69-га җитте


Саян-Шуш электр станциясендә дүшәмбе булган фаҗига корбаннары саны 69-га җитте, тагын 6 кешенең язмышы әле дә билгесез.

Бу турыда эзләү-коткару төркеме вәкиле белдерде.

Каза техник җитешсезлек сәбәпле турбинага зур күләмдә су килеп бәрелү нәтиҗәсендә булган дип исәпләнелә.

Премьер-министр Владимир Путин каза вакытында югалган кешеләрне исән килеш табу өмете инде калмады дип белдерде.

Енисей елгасындагы бу электр станциясенә эзләү-коткару һәм чистарту эшләренә 2 меңнән артык кеше китерелде.

XS
SM
MD
LG