Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:42

Әфганстанда үткән президент сайлауларда йөзләрчә канун бозу очрагы турында шикаять ителгән. Президент Карзаи вәкиле андый гаепләүләрне кире кага

Әфганстанда үткән президент һәм җирле сайлауларда 225 канун бозу очрагы турында рәсми шикаять ителгән.

Ул сайлау канунын бозуларның кайберләре сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәргә мөмкин.

Грант Киппен
Бу турыда сайлауларда шикаятьләрне кабул итү бүлеге башлыгы Грант Киппен Кабулда журналистларга белдерде.

Аның әйтүенчә, сайлау тартмаларындагы бюллетеннәрне алыштырудан алып сайлаучыларны куркытуларга кадәр төрле очраклар турында шикаятьләр килгән.

Киппен 225 шикаятьнең 35-енә зур әһәмият бирелә, ул очраклар сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәргә мөмкин диде.

Президент сайлауда хакимияттәге Хәмит Карзаиның төп көндәше булган Габдулла Габдулла үз төркеменең хәрәмләшүләр турында 100-дән артык шикаять әзерләгәнлеген белдерде.

Габдулла Габдулла
“Мин зур хәрәмләшүгә игътибар юнәлтәм. Бу зур хәрәмләшү сайлаулар нәтиҗәләренә тәэсир итәргә мөмкин. Моңа юл куярга ярамый. Сайлау процессы өчен бу хәлиткеч нәрсә. Бу Әфганстан халкының киләчәктә яхшырак тормышка өмете өчен дә хәлиткеч нәрсә”, - диде Габдулла.

Карзаи сүзчесе андый гаепләүләрне кире какты. Сайлауларның беренчел нәтиҗәләре иң иртә дигәндә сишәмбе генә чыгарга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG