Accessibility links

Кайнар хәбәр

Календарьдә – татар энциклопедиясе


Соңгы вакытта Казанда милли, дини календарьлар күп чыга башлады. Заманында һәрбер йортта диярлек булган һәм бердән-бер чыккан “числинник” дип аталган дивар календаре алар арасында югалып та калды.

Әмма “Мәгариф” нәшрияты бу эшне кабат торгызды. Инде 3 ел дәвамында әлеге календарь ел саен чыга.

Нәшриятның тарих һәм иҗтимагый фәннәр редакциясе мөдире Ләйсән Шәрифуллина сүзләренчә, календарь ел саен берәр зур вакыйгага багышланып чыга.

“Киләсе ел Җиңүнең 65 еллыгы. Шуңа без календарьне шул чарага багышладык. Анда сугыш темасы Татарстан белән бәйләп яктыртыла”, ди Шәрифуллина.

Шулай ук иҗаты һәм хезмәте белән дан яулаган шәхесләрнең тормыш юлы, татар матбугаты тарихы, чит илләрдә яшәүче күренекле милләттәшләребез турында мәгълүматлар урын алган.

“Мәгариф” нәшрияты хезмәткәре әйтүенчә, соңгы вакытта төрле рухтагы календарьлар күп чыга башласа да, аларның берсенең дә традицион татар календаре дәрәҗәсенә күтәрелә алганы юк.

“Чөнки алар я дини календарь, я файдалы киңәшләр формасында туплана”, ди Шәрифуллина.

Ул нәшрият чыгарган календарьда татар тормышына, татар халкы тарихына, әдәбият-сәнгать тарихына кагылышлы күп мәгълүмат туплануын әйтә.

“Әгәр берничә еллык басманы җыеп барсаң, анда татар энциклопедиясе җыела дип әйтергә мөмкин”, ди ул.

Шуңадыр, календарьга ихтыяҗ шактый зур икән. Узган ел ул 7 мең данә белән чыккан һәм җитми калган.

“Сораучылар күп булды һәм шул сәбәпле без аны быел 10 мең данә белән чыгарырга булдык”, ди нәшрият хезмәткәре.

Ул календарьне күбрәк авыл халкы яратып укый, ди. Шулай ук Русия төбәкләрендә яшәүче татарлар да күпләп соратып ала икән.

Бу мөгаен календарьнең арзан булуы белән дә бәйледер.

“Чөнки ул 25-30 сумнан артмый”, ди Шәрифуллина.
XS
SM
MD
LG