Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пикуленко: “КамАЗ” – “АвтоВАЗ” чукрак белән сукырның берләшүе”


Шушы көннәрдә матбугатта “Ростехнология”нең “КамАЗ” һәм “АвтоВАЗ” ширкәтләрен берләштерергә теләве турында мәгълүмат таралды.

Яңа төзелгән ширкәт 25%ка “АвтоВАЗ”, 37%ка “КамАЗ” һәм 30%ка “Автодизель” ширкәте акцияләреннән торачак икән. Reuters агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге холдингның төзелүе турында бу атнада Мәскәүдә эшли башлаячак “Интеравто” күргәзмәсендә игълан ителәчәк. Яңа ширкәтнең башлыгы “КамАЗ” җитәкчесе Сергей Когогин билгеләнер дип көтелә.

“АвтоВАЗ” башлыгы Борис Алешин ике зур ширкәтнең берләшү идеясен хуплый. Әмма ул үзе анда эшләргә җыенмый икән. Алай гына да түгел, “Коммерсантъ” газеты язганча, Алешинның урынбасары итеп “Ростехнология” тарафыннан Игорь Комаров билгеләнгәч, “АвтоВАЗ” җитәкчелегендә күпләрнең эшеннән китүе билгеле. Хәзер Алешин үзе дә “АвтоВАЗ”дан китергә булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, алдагы хезмәт юлын ул авиасәнәгать тармагында дәвам итәчәк.

Машиналар ясаучы ике зур ширкәтнең берләшү хәбәре җәмәгатьчелекне битараф калдырмады. Икътисад белгечләре беренче чиратта әлеге килешүнең уңай якларын билгеләп үтә. Янәсе берләшеп ширкәтләр, кризиска каршы ныграк тора, эшсезлек мәсьәләсен хәл итә ала һәм башкасы. Машина дөньясында танылган белгечләрнең берсе Александр Пикуленко исә “Эхо Москвы” радиосы аша бу мәсьәләгә карата кискен фикер әйтте.

“Бу чукрак белән сукырның берләшүе. Башкача әйтсәк, керпе белән кәлтә еланын бер-берсенә карату. Ике имгәкне берләштерү бернинди яхшы нәтиҗә бирмәс, минемчә. Берәм-берәм банкротлыкка чыксалар яхшырактыр. Ни өчен? Чөнки бу ике ширкәт бер-берсеннән нык аерыла. Техник базалары, мөмкинлекләре дә төрле. Мәсәлән, “Volvo”, “Mersedez Benz”ны берләштереп уртак йөк машиналарын ясау ширкәтен ачсалар, моны аңлап булыр иде әле. “КамАЗ” белән “АвтоВАЗ” очрагында ничек булыр, билгесез. Минемчә, бу гади бер сәяси уен”, ди Пикуленко.

Ике ширкәтнең кушылуын хупламаса да, бәлки Когогинның уртак җитәкче итеп билгеләнүе дөрестер, ди белгеч. Пикуленко фикеренчә, заманында “Когогин сазлыкка батып баручы “КамАЗ”ны аякка бастыра алган, шуңа күрә аның килүе белән “АвтоВАЗ”да да хәлләр яхшырырга мөмкин.

“Когогин бүгенге көндә Русия авто сәнәгатендә иң яхшы җитәкчеләрнең берсе. Ул проблемаларны гадәти булмаган юллар табып, чишә белә. “АвтоВАЗ”га күптәннән шундый җитәкче кирәк иде. Әмма бу бары тик сәяси уен гына булса, өметләр акланмаска мөмкин. Ул очракта бу бюджеттан мөмкин кадәр күбрәк акча сорау ысулына гына кайтып кала. Чөнки элек һәр ширкәт үзенә генә ярдәм сораган. Хәзер исә, берләшкәч алар икеләтә күбрәк акча сорый ала. Әлеге берләшү бу максаттан гына башкарылса, билгеле Русия машина сәнәгатенең үсеше турында сүз бара алмый”, ди Александр Пикуленко.
XS
SM
MD
LG