Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:58

Русия стратегик корылмаларында иминлек ныгытылачак


Себер федераль бүлгәсе үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашыр өчен Улан-Удэ каласына килгән Русия президенты Дмитрий Медведев илнең стратегик корылмаларында иминлекне ныгытырга кушты.

"Безнең илебез технологияләр өлкәсендә нык артта калган. Һәм эш аерым бу Саян-Шуш фаҗигасендә генә түгел, эш артта калу һәм искерүдә. Әгәр без бу проблеманы чишмәсәк, казалар булып торачак. Проблеманы чишергә исә бөтен мөмкинлегебез бар", диде президент.

Саян-Шуш электр станциясендәге казадан соң ягулыкка бәяләрнең артуы булмаячак, диде Медведев.

Киңәшмәдә төбәкләрнең финанс хәлләре дә тикшерелде. Президент сүзләренә караганда, төбәкләр бюджетны күпертеп бурычларын арттыра.

Дүшәмбе көнне Медведев Бурятиягә беренче тапкыр килде. Киңәшмә алдыннан ул Русиянең Иволга будда дине үзәгендә, боралак җыю берләшмәсендә булды һәм республика башлыгы Вячеслав Наговицын белән очрашты.



Русия президенты диннәргә ярдәм вәгъдә итте

XS
SM
MD
LG