Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда сайлау шикаятьләре тикшерелә


БМОның Әфганстандагы вәкиле Каи Әйд тарафларны узган атнада булган президент сайлавыннан соң бирелгән шикаятьләр тикшерелгәнче сабырлыкка чакырды.

20 август тавыш бирүдә катнашкан ике төп намзәт Хәмид Карзаи һәм Абдулла Абдулла икесе дә җиңүләре турында игълан итте. Абдулла көндәшен хәрәмләшүдә гаепләде.

БМО вәкиле проблемалар булганын таныды, әмма тарафларны тынычлыкка чакырды.

“Намзәтләр һәм сайлаучыларга мин сабырлык һәм тынычлык саклауны сорап мөрәҗәгать итәм. Бу үзәк сайлау комиссиясенең узган сайлауны тикшереп аның ди дәрәҗәдә ышанычлы булганын ачыклау өчен мөһим”, диде Әйд.

Шикаятьләрне тикшерүче комиссия 225 гариза кабул иткәнен хәбәр итте.

Сайлау нәтиҗәләренең бер өлеше 25 август игълан ителер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG