Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Русия патриархы Кирилл ачыктан-ачык сәяси булган һәм Чиркәү кысаларыннан нык чыгучы берничә мөһим белдерү ясады.

Бер ай элек Кириллның Украинага 10 көнлек сәфәре дә шактый сәяси төсмер алган иде. Ул чакта Рус Православ Чиркәве башлыгын президент сайлауга әзерләнүче Украинада Мәскәүнең империячел мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүдә гаепләделәр.

Узган шимбәдә Төньяк хәрби-диңгез флоты корылмасында исә Кирилл православиене киләчәктә көчәйтү өчен Русия кораллы көчләренә өмет баглавын белдерде.

Чиркәү башлыгы шулай ук “милли үзаңыбызны һәм үз кыйммәтләр системабызны ныгытырга кирәк” дигән сүзләр әйтеп, “икътисадый файда шөһрәтенә” каршы торырга өндәде.

Аңа кадәр Соловецки утрауларында патриарх XX гасырда Чиркәүгә каршы эзәрлекләүләрне өйрәнү өчен Русиякүләм үзәк оештырырга чакырды.

Шулай итеп Православ чиркәү Русиянең дәүләт идеологиясен билгеләүдә катнашырга омтылуын ачыктан ачык күрсәтте.

Ә үзенә карата тәнкыйтьне кире кагарга аңа совет чорында эзәрлекләүләргә дучар булган чиркәү образына керү ярдам итәчәк.

Патриарх шимбә көнне Северодвинскида “Севмаш” саклану сәнәгате ширкәтендә булды. Чиркәү башлыгы “Дмитрий Донской” исемендәге ракета йөртүче стратегик су асты көймәсен карады.

Күптән түгел генә нәкъ шушы көймәдән Русиянең “Булава” ракетасын сынау уңышсызлыкка дучар булган иде.

Кириллны хәрби оркестр музыка белән каршылады, хәрби һәм цивиль киемдәге җитәкчеләр озата йөрде.

Патриарх хәрби көймәләр ясаучылар һәм хәрби диңгезчеләр алдында чыгыш ясап икътисадый файдага омтылу белән илнең хәрби саклану сәләтен бер-беренә каршы куйды.

Аның фикеренчә, стратегик көчләр бары тик рус һәм православ кыйммәтләрен саклау өчен генә кулланылырга тиеш.

“Чиркәүләргә йөрүдән, балаларны православиегә өйрәтүдән оялмаска кирәк. Шул вакытта безнең ракета йөртүче көймәләр белән сакларлык нәрсәбез булачак”, - диде Кирилл.

Бу инде Русиянең дәүләт мәнфәгатьләре урынына чиркәү мәнфәгатьләрен кую буларак кабул ителде.

Чиркәү башлыгы Төньяк флотның су асты көймәләрендәге куркынычлы коралларның кемнәргә каршы кулланылу мөмкинлеген атап әйтмәсә дә, нинди идеологиягә каршы көрәшергә кирәклеген ачыктан-ачык белдерде, - русларга базарчылыкка бирелергә ярамый диде.

Аның фикеренчә, икътисадый мәнфәгатьләрне алга сөрү идеологиясе күпләп үтерү коралыннан да куәтлерәк җимерү көченә ия. Шул фикерен ныгыту өчен ул Советлар Берлегенең читтән бернинди корал кулланмыйча җимерелүен мисал итеп китереп моны матди байлыкка кызыгу нәтиҗәсе дип атады һәм хәрби диңгезчеләрне гаепләгәндәйрәк: “Ул чакта сезнең ракета йөртүче көймәләрегездән бер генә ракета да атылмады”, - диде.

Бер көн элек кенә, Соловецки утрауларында Патриарх барлык православларны нәкъ шул саклап кала алынмаган Советлар Берлегендә Рус Православ Чиркәвенең нинди эзәрлекләүләргә дучар булганлыгын онытмаска чакырган иде. Кирилл хәтта Чиркәүгә каршы совет чорында кылынган гамәлләрне өйрәнү өчен ул утрауларда илкүләм бер үзәк ачарга да чакырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG