Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:17

Татарстанда милиция көннәре быел тагын да күләмле, шау-шулы үтте. Рамазан аенда хокук сакчыларының бәйрәм итүе кайберәүләр өчен сәер тоелды.

Берничә ай алдан Казан эчендәге реклам такталарында милиция вәкилләренең рәсемнәре күренү, бәйрәмгә әзерлекне сиздерә башлады. Татарстанның эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге дә алдан ук төрле редакцияләргә чакырулар өләшергә ашыкты. Һәм ул көн артык көттермичә килеп тә җитте. Рамазан аеның беренче көнендә үк Казан үзәгендә республика хокук сакчылары бәйрәме тантаналы төстә башланып китте.

Әлеге чараны Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев ачып җибәрсә, аннан тыш Таҗикстанның баш милиционеры Абдерәхим
Кахаров, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, республиканың баш хокук сакчысы Әсгать Сәфәров кебек зур-зур кунаклар катнашты. Республиканың эчке эшләр министры Сәфәров бу көнне бик тә шат күренде, җитмәсә әле аның һәм тагын дистәдән артык Татарстан хокук сакчылары күкрәгенә яхшы эш күрсәткәннәре өчен Нургалиев тарафыннан түштамгалар эленде, машина, фатирлар бирелде. Бу күренешләрнең барсын да Таҗикстанның эчке эшләр министры читтән карап торды. Татарстан милициясе бәйрәме ачылышында читтән килгән кунакларга сүз бирелмәде, җирле башлыкларның гына ялкынлы чыгышлары мәйданны яңгыратып торды. Ни хикмәт, сүз башында татарча бер-ике сүз әйтергә дә онытмадылар.

Боларга өстәп, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев үз чыгышында болай дигән иде: “Эчке эшләр органнарының эш-гамәлләрен халык белергә тиеш. Кешеләр сезнең ни эшләгәнезне күрсеннәр!” – дигән иде.
Ләкин шул ук милиция бәйрәме көннәрендә Таҗикстаннан килгән хезмәттәшләре белән үткән җыеннарга барлык журналистларны да кертмәделәр. Мәсәлән Казан ратушасында үткән милиционерлар киңәшмәсенә рәсми мәгълүмат чаралары гына кертелде, калган журналистлар анда ниләр булганны соңыннан гына белде. Бер карасаң әллә ни яшерен сүз дә әйтелмәгән кебек. Ләкин билгесез кешеләр тарафыннан журналистларны рәсмигә һәм рәсми түгелгә бүлү үзен нык сиздерә.

Шулай итеп, дәүләт газеталары журналистлары әйткәнчә, Русия һәм Таҗикстан милиционерларының уртак коллегия утырышында халыкара җинаятьләрне тикшерү белән бәйле хезмәттәшлекне ныгыту турында сүз була. Шулай ук, монда ике илнең эчке эшләр министрлыкларының 2010 елга эш планы раслана. Анда наркотиклар әйләнешен тоткарлау эшләре турында да бүлек була, чөнки Русиягә Әфганстаннан кала Таҗикстан иң күп “үлем үләннәре”н кертүче ил икән.

Тик барыбер бу чараларда журналистларның төп сораулары җавапсыз калды…Ни өчен Русия һәм чит ил милиционерлары җыелышы
нәкъ менә Татарстанда оештырылды? Мондагы мигрантлар башка төбәкләр белән чагыштырганда әйбәт яшәгәнгәме, әллә Татарстан Әфганстаннан агылган наркотиклар юлының уртасында урнашкангамы? Төгәл җавап юк…

Бу көннәрне республика түрәләре, милиция башлыклары бер-берсен бәйрәм белән котларга, махсус хезмәтләрнең, хокук сакчыларының физик әзерлеген күрсәткән чыгышларын карарга, милиция сабантуйларында йөреп кәеф-сафа корырга ашыктылар. Хәер барсы да түгел икән, күп еллар милициядә эшләгән Харис хәзрәт Салихҗан милиция бәйрәменең Рамазан аенда узуы зыянлы түгеллекне аңлатырга ашыкты.

“Ислам динендәге милиционерлар сәхәр ашап уразага керде, иң мөһиме Ходай кушканнарны үтәү һәм без үтибез!” – ди ул. Шулай ук хәзрәт хокук сакчысы белән мулла арасында аерма юклыкны да әйтеп узды.

“Хокук сакчылары да мөселманнар кебек кешеләргә ярдәм итәләр, бәла-каза булса иң беренче булып кешеләр янына кем бара, милиционер бит,” диде үзе дә эчке эшләр органнарында эшләгән 83 яшьлек Харис хәзрәт Сәлихҗан.

XS
SM
MD
LG