Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молотов-Риббентроп килешүенә 70 ел: Русиялеләр үз карашыннан чигенми


Совет һәм алман хәрбиләре Молотов-Риббентроп килешүендә каралган ''солых сызыгында''
Совет һәм алман хәрбиләре Молотов-Риббентроп килешүендә каралган ''солых сызыгында''

Молотов-Риббентроп килешүенең 70 еллыгы уңаеннан Русиянең мәгълүмат чаралары бу килешүне Икенче дөнья сугышы алдыннан Европада барган сөйләшүләренең табигый сөземтәсе итеп күрсәтергә тырышты. Бүгенге Русиядә халык бу мәсьәләдә икегә бүленгән – бер өлеше наци Германиясе белән төзелгән килешүне хуплый. Икенче өлеше бу килешүгә яшерен беркетмә өстәлгәнен белми дә.

Русиядә тарих һәрвакыт каршылыклы мәсьәлә. Молотов-Риббентроп килешүе дә чыгарма түгел.

1939 елның 23 августында совет һәм Германия тышкы эшләр министрлары Йоахим фон Риббентроп белән Вячеслав Молотов имзалаган үзара һөҗүм итмәү турындагы килешүгә яшерен беркетмә өстәлгән була.

Бу беркетмәдә наци Германиясе һәм Советлар Берлеге Үзәк һәм Төньяк Европа илләрен “мәнфәгать төбәкләре” дип үзара бүлешеп чыга.

Шушы килешүнең 70 еллыгы Балтыйк буе илләре, Польша һәм башка илләр өчен ачы юбилей. Бер төн эчендә бу халыкларның язмышы дистә елларга советлар карамагына тапшырыла.


"Бу сәяси уеннар"

Мәскәү урамнарында исә бу килешүгә башкача караш. Җавап бирүчеләрнең күбесе бу килешү Советлар Берлегенә Һитлер белән котылгысыз булып күренгән сугышка әзерләнү өчен вакыт оту булган дип саный.

Ләкин килешүгә өстәлгән яшерен беркетмә турында мәскәүлеләрнең күбесе белми. Белгәннәре дә ул документның корбаны булган халыкларны кызганырга җыенмый.

Балтыйк буе илләре Молотов-Риббентроп килешүенең 50 еллыгы уңаеннан каршылык чарасы үткәрә
– Балтыйк буе илләре безне басып алучы дип санаса, ялгыша. – ди 32 яшьлек Алексей. – Без, киресенчә, аларны саклап калдык, ул хәерче илләрне аякка бастырдык. Бу бары тик сәяси уеннар, аларны җитдигә алып булмый.

Ул арада Советлар Берлегенең “мәнфәгать төбәкләре” арасына кертелгән илләрдә, бигрәк тә Эстония, Латвия, Литвада, яшерен беркетмәгә карата нәфрәт хисларе әле дә тирән. Соңгы елларда бу илләрдә Мәскәүгә карата каршылык артканнан арта бара.

2007 елда Эстониянең совет солдаты һәйкәлен Таллинн үзәгеннән башка урынга күчерү карары Русия белән дипломатик низагка китерде. Советлар Берлеге Икенче дөнья сугышында иң зур югалту кичерде. СССРның наци Германиясен җиңүдә ролен киметеп күрсәтү тырышлыкларына Русия рәсмиләре катгый рәвештә каршы чыга.

Молотов-Риббентроп килешүе харитасы
Балтыйк буе илләренең Молотов-Риббентроп килешүенә ярсулы карашы 55 яшьлек музыка белгече Татьяна Никитинаның да күңелен тырный. Ләкин ул да бу илләр белән килешеп эшләргә кирәк булган дигән фикердә.

– Әгәр алар [килешүгә кертелергә] теләмәгән икән, башта үзләреннән сорыйсы иде, – ди Татяна. – Ләкин алар да хәзер үзләрен дөрес тотмый. Үзләре турында гына уйлап, тар фикер йөртә.


"Караңгы битләргә күз йома"


Фикер белешүләргә караганда, русиялеләрнең яртысы диярлек яшерен протокол турында берни белми. Шушы елның июлендә Левада үзәге үткәргән белешүгә күрә, русиялеләрнең 61% совет гаскәрләренең 1939 елның сентябрендә көнчыгыш Польшага басып керүе турында белмим, дип җавап биргән.

Левада үзәге белгече Денис Волков фикеренчә, бу саннар русиялеләрнең тарихның караңгы битләренә күз йомарга теләвен күрсәтә.

Яшерен беркетмә, рус телендәге өлге
– Бу саннар шуны күрсәтә, кешеләрнең күпчелеге, берьяктан, бу турыда берни белми, икенче яктан, моның белән кызыксынмый, – ди Денис Волков.

Яшьрәк буын вәкилләре үзләренең “хәтерсезлеген” бу вакыйгаларның инде күптән булганы белән аңлата. Ләкин хәтта өлкән буын вәкилләре дә ул турында тәфсилләп белми.

– Польшаның яртысын ничек басып алганнардыр, бу турыда берни белмим, - ди Руфинә Галиуллина. - Без бик кечкенә идек. Сугыш башланганда миңа ни бары өч яшь иде. Ул вакытта нәрсә аңлап була. Соңыннан гына газеталар бу турыда яза башлады.

Бүгенге көндә русиялеләрнең күбесе мәгълүматны дәүләт телевидениесеннән ала. Рәсми мәгълүмат чаралары совет чорының кытыршы сәхифәләрен шомартып күрсәтергә тырыша.

Молотов-Риббентроп килешүенең 70 еллыгы уңаеннан бу килешү совет җитәкчеләренең Германия белән сугышны кичектереп тору максаты белән ясалган акыллы адымы дип тасвирлады.

Русия телевидениесендә күрсәтелгән тапшыруда Молотов-Риббентроп килешүе 1938 елда Мюнхенда ирешелгән килешү белән чагыштырылды. Ул килешү нигезендә Британия белән Франция Һитлерга Чехословакияне басып алуга үзенең фатыйхасын бирә.

Русиянең тышкы күзләү хезмәте (СВР) тарихчылары узган атнада Молотов-Риббентроп килешүен яклаган китап бастырып чыгарды.

Авторларның берсе генерал-майор Лев Соцков, "Комсомольская правда" газетына сугышны кичектереп тору өчен Мәскәүнең башка чарасы юк иде дип сөйләде.

Соцков шулай ук, Балтыйк буе илләре хөкүмәтләре совет гаскәрләрен үзләре чакырып алды дип сөйләде, ләкин моның алдыннан бу совет тарафлы хөкүмәтләрнең анда Мәскәү тарафыннан көчләп утыртылганы турында берни әйтмәде.


"Сталинны аклау нигә кирәк?"

Русия рәсмиләре соңгы елларда илнең тарихын шомартып күрсәтүгә аеруча зур игътибар бирә. Тарихның хәтта иң шикле сәхифәләренә дә дан җырлау өчен “дөресләп” язылган китаплар чыгара, моның өчен медианы куллана, рәсми чаралар оештыра.

Оппозициядәге сәясәтче Владимир Рыжков бу кыланышларны аңларлык түгел, ди.

Латвия, Литва һәм Эстония "Балтыйк Юлы" дигән каршылык чарасы үткәрә
– Сталинны аклау безгә нигә кирәктер, мин аңламыйм, - ди Рыжков. - Молотов-Рибентроп килешүенең Икенче дөнья сугышы башлануда төп роль уйнаганын кире кагу нигә кирәктер. Моның сәбәпләрен аңламыйм. Бәлки бу Сталинны, аның режимын яратудан киләдер.

22 яшьлек Вадим Веретков, Кремль тарафлы “Наши” яшьләр төркеме әгъзасы, Молотов-Риббентроп килешүе тормышка ашмаса да, сугышны кичектереп нияте булган дип саный.

– Бу килешү Европага Мюнхен килешүеннән соң үзеңне алдап булса да, тынычлык саклап калу өчен бердәнбер юл булгандыр, – ди Вадим. – Ләкин тарих күрсәткәнчә, ниятләр уңай булса да, мәгълүм сәбәпләр аркасында тормышка ашмаган.

Левада үзәге үткәргән фикер белешүгә күрә, русиялеләрнең нибары 6% гына Молотов-Риббентроп килешүенә тәнкыйть белдерә. 36 яшьлек музыкант Валерий Волков, килешүнең үзен хупласа да, яшерен беркетмәгә тәнкыйть белдерә.

– Килешү булырга тиеш иде, ләкин килешүнең шартлары гына дөрес булмаган, – ди Валерий. – Чөнки бу килешү Русиягә империя рәвешендә тәрәкъкый итәргә мөмкинлек бирде. Бу дөрес булмаган, Русиягә башка юл белән китәсе иде.
XS
SM
MD
LG