Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб” давылы дәвам итә


Интернетның бәйсез “Уфагуб” сәхифәсе тирәсендә давыллар тынмый. Ике тарихчы хөкем ителде.

Тарихчы галимнәр, журналистлар Илдар Габдрафыйков, Игорь Кучумов, Сергей Орловлар, эшкуар Николай Швецов һәм аның хезмәткәре Константин Несетеровлар башкаланың Орджоникидзе районы мәхкәмәсе карары белән тикшерү изоляторына ябылган иде.

Алар мәгълүмат чарасы аша экстремистлыкка чакыру, кеше абруен төшерә торган язмалар бирү, экстремистик хәрәкәттә катнашу өчен тикшерелә. Ләкин Башкортстанның югары мәхкәмәсе ул карарны көченнән чыгарды һәм тоткарланучылар иреккә чыккан иде.

Инде килеп, башкаланың Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Илдар Габдрафыйков һәм Сергей Орлвларны “домашний арест”, ягъни, йортларында тотылу турында карар чыгарды. Калган өч кешенең эшләре кайчан каралачагы билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG