Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:39

Быел Бөтендөнья татар конгрессы программасы нигезендә, чит төбәктән укырга керүчеләр татар бүлеген сайламаган. 70-80% яшьләр техник һәм икътисад белгечлегенә кергән.

Быел Татарстан югары уку йортларына чит илләр һәм Русия төбәкләреннән 171 кеше укырга кергән. Бу узган еллар белән чагыштырганда берничә тапкырга күбрәк.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге башлыгы Рөстәм Гайнетдинов сүзләренчә, әлеге хәл республикадагы демография белән бәйле. Чөнки укырга керүчеләр саны аз булган һәм шул сәбәпле, читтәге татарларга югары уку йортлары күбрәк квота бүлгән.

Әмма ни кызганыч, шул яшьләрнең берсе дә Казан дәүләт университеты, яисә Татар дәүләт һуманитар-педагогик университетының татар бүлеген сайламаган.

Рөстәм Гайнетдинов
Гайнетдинов әйтүенчә, елдагыча КДУның юридик һәм икътисад факультетына керергә теләүчеләр күп булган. Әмма анда быел бюджет урыннары азаю сәбәпле, читтән килгән татарларга башка югары уку йортларында шундый ук белгечлекләргә урыннар тәкъдим ителгән.

Казанның техник уку йортларын сайлаучылар да шактый булган. Чөнки әлеге уку йортлары күпләп урыннар бүлеп биргән.

“Республикада алдынгы технология белгечлекләрен җәлеп итү сәясәте алга сөрелә”, дип аңлатты моны конгресс хезмәткәре.

Шуңа ул читәге яшьләрнең татар бүлекләрен сайламауны бик үк аяныч хәл дип санамый. Гайнетдинов фикеренчә, иң мөһиме читтән килгән яшь милләттәшләребез Татарстанга килеп татар мохитендә тәрбияләнә.

“Чөнки Казанда татар театрлары, концертлар, мәгълүмат чаралары бар. Алар үз туган якларына кайтсалар да милли рухлы булып китә. Максатыбыз - сәләтле балаларны сайлап алып милләтебезне баету”, ди ул.

Шулай ук быел Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына керүчеләр күп булган. Моның сәбәбе уку йорты ректорының алмашуы икән.

“Аның чит төбәктәге татар балаларын укытуга карашы бик уңай. Шуңа барлыгы 13 бала керә алды. Һәм иң яхшы белгечлекләргә керделәр”, ди ул.

Кризис: чит илгә барып йөреп булмый

Ел саен чит илләрдән 70 бала кабул ителсә, быел 97- әү кергән.

“Керү тәртибе дә үзгәрде. Һәр елны БДБ илләренә үзебез барып имтихан ала идек, әмма кризис сәбәпле, быел барып булмады. Бу вазыйфаны Русия илчелекләре үз өстенә алды. Башта алар азәрбайҗан, таҗик, үзбәкләрне кертергә теләгән иде, әмма без тышкы эшләр министрлыгына моңа каршы булуыбызны белдердек һәм әлеге урыннар безнең татар яисә катнаш гаиләдән булган балаларга бирелде”, ди татар конгрессыннан Гайнетдинов.

Югары уку йортына иң күп керүчеләр Үзбәкстаннан булган, барлыгы – 48 бала. Әле моңа кадәр аннан бу кадәр керүче булмаган. Үзбәкстанда мәктәп тәмамлаучыларны уку йортына әзерләү системасы төзелгән.

Рөстәм Гайнетдинов әйтүенчә, чит ил министрлыгы каршындагы Русия ватандашлар үзәгендә курслар оештырыла. Анда урыс теле һәм җәмгыять белгечләрен өйрәтәләр.

Быел укучылар әңгәмә нәтиҗәсендә кабул ителгән. Шуңа урыс телен белү мөһим булгандыр, күрәсең. Ә менә Казакъстандагы милләттәшләребез мәктәптә үк урыс телен өйрәнү сәбәпле, аларга җиңелерәк булган. Аннан барлыгы 17 кеше кабул ителгән. Шулай ук быел Таҗикстаннан күп килгәннәр.

“Һәр елны 7-8 бала гына була иде, быел 20 кеше керде”, ди Гайнетдинов.

Моннан тыш, быел беренче тапкыр ике укучы Литвадан кергән.

Кытайдан да киләләр

Кытайдан килгән татар яшьләренең беренче буыны инде 4-нче курста укый. Быел килгән 28 бала курсларда татар һәм урыс телен укып каникулга кайтып киткән.

Гайнетдинов сүзләренчә, соңгы вакыттагы Кытайдагы вәзгыять татар балаларына кагылмады.

“Хәзер чит илләргә чыгу Кытай хөкүмәте тарафыннан бик катгый. Аның өчен күпмедер акча калдырырга һәм 15-16 оешмадан документлар җыярга кирәк. Безнең татар балалары өчен андый проблема булмас дип уйлыйм. Чөнки алар 5 еллык ачык виза нигезендә укый”, ди ул каникулдан килергә тиешле студентларны кайгыртып.

Башкорстаннан иң күбе


Русия төбәкләреннән югары уку йортларына барлыгы 74 бала кергән.

“Теләгәннәре барысы да керә алды”, ди Гайнетдинов.

Һәрелдагыча иң күбе Башкортстаннан булган. Аеруча Бәләбәй татар гимназиясеннән күп киләләр.

“Анда укучыларны Татарстанга укырга керергә мәктәп җитәкчесе Нурмөхәммәт Хисамиев махсус әзерли. Алар яхшы билгеләргә тәмамлап, җиңел генә кереп китәләр һәм киләчәктә Казанда да югалып калмыйлар. Яхшы укыйлар һәм иҗтимагый эшләрдә дә катнашалар”, ди конгресс хезмәткәре.

Башкорстаннан тыш, Сембер, Удмуртия, Сарытау, Киров, Оренбур, Мари Иленнән керүчеләр күп булган. Шулай ук быел Карачай-Черкәс һәм Архангельскидан да килгәннәр.

Алар Казаннан тыш, Чаллы, Алабуга, Әлмәт югары уку йортларын да сайлаганнар. Аеруча да Чаллының Кама дәүләт инженер-технология академиясен үз иткәннәр.

Рөстәм Гайнетдинов әйтүенчә, елдагыча октябрь башында конгресс барлык чит ил һәм Русия төбәкләреннән килгән студентларны “Казан” милли мәдәни үзәгенә җыячак.

“Алар өчен махсус чара оештырабыз”, диде Гайнетдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG