Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәү күпме тора?


Республиканың авыл һәм шәһәрләреннән Казанга “бәхет эзләп” килүче студентлар күп. Чит төбәкләрдән килгән студентлар алдында беренче чиратта яшәү урыны табу проблемасы килеп туа.

Югары уку йортларының һәрбер студентны тулай торакка урнаштырырга мөмкинчелеге юк. Шуңа күрә студентлар вакытлыча фатирларда акча түләп торырга мәҗбүр була.

Чит төбәкләрдән килеп, зур шәһәрдә олы хыяллар белән яшәргә теләүчеләргә, яшәү урыны өчен күп акчалар да чыгарырга туры килә.

Юрганыңа карап аягыңны сузасың. Материаль яклары яхшы булган әти-әни студент баласына шәһәрдән фатир сатып ала. Бу очракта аның күңел кошы 5 ел буе үз фатирында үз көенә яши алачак. Беркем аннан берни таләп итмәячәк, беркем белән дә бер әйберне дә бүлешеп, нерв системасын какшатмаячак. Кризис булуга карамастан, август-сентябрь айларында фатирларны сатып алырга теләүчеләр арткан.

Студент елларында тулай торакта тору күңелле, материаль яктан да күп акча таләп итми. Һәр әйбернең яхшы ягы булган кебек, начар ягы да була. Биредә бер бүлмәдә 4-5 кеше яши. Билгеле инде, монда әйбер бүлү, канәгатьсезлек нигезендә төрле тавыш-гауга да килеп чыгарга мөмкин. Гигиена ягы да монда мөшкелрәк. Шуңа да әти-әниләр үз балаларын тулай торак проблемаларыннан саклар өчен фатирда түләп тоталар.


Түбә табу

Газетадагы белдерүләр буенча фатир табучылар еш кына алдана. КДУ студенты Гүзәл Мәхмүтова да мондый очракка юлыккан.

“Мин быел беренче курска кердем, әмма миңа әлегә тулай торак бирмиләр. Түләп торырга фатир эзлим. Иң беренче чиратта газетага мөрәҗәгать итәсең,бәяләре кулай кебек тоела. Анда язылган телефон номеры буенча чылтыратасың һәм фатирларда түләп тоту белән шөгыльләнгән оешмага килеп эләгәсең. Алар миңа башка вариантлар тәкъдим итә башлыйлар. Әмма бәяләр кыйммәтрәк. Газетадагы бәяләр кешене кызыксындыру өчен генә куела”, ди Мәхмүтова.

Фатирлар арендага алыр өчен эзләргә ярдәм итүче махсус оешмалар шәһәрдә җитәрлек. Аларга 800 сум түләргә туры килә. Яңа фатирлар барлыкка килү белән, алар сиңа чылтыратып, фатир хуҗасының телефон номерын хәбәр итәләр. Әмма хәбәр иткән фатирларның күбесе инде арендага бирелгән була, ошаганны табыр өчен үзеңә күп фатирларны карап, чагыштырып йөрергә туры киләчәк.

Казанның Татарстан урамында урнашкан фатирлар табып бирү оешмасында эшләүче Регина Халикова август аенда фатир эзләүчеләр саны 2-3 мәртәбә артты ди:

“Яз һәм җәй башында фатир бирүчеләр күп иде, аның каравы түләп торырга теләүчеләр бик аз иде. Моны мин студентларның үз шәһәрләренә китүе, шулай ук кризис белән бәйләр идем. Ул вакытларда фатирны арендага алырга теләүчеләр хуҗа белән сөйләшеп, бәясен төшертә дә ала иде. Ә август аеннан фатир эзләүчеләр күпкә артты”, ди Халикова.


Кирәк урында, кирәк бәядә һәм теләгән шартлар белән булган фатирны тиз арада риэлторлар табып бирә ала. Моның өчен аларга фатирның бер айлык түләү бәясен бирергә туры киләчәк. Кешеләр, оешмаларга артык акча бирмим дип еш кына намуссыз арадашчыларга мөрәҗәгать итеп алдана.

Фатир өчен күпме түләргә?

Фатирны да кесә калынлыгына карап сайлыйлар. Билгеле, шәһәр үзәгендә урнашкан, телефоны, җиһазлары, яхшы ремонты булган тимер ишекле, домофонлы фатирда вакытлыча түләп тору бәяләре югары. Мондый бер бүлмәле фатир өчен аена 13-20 мең сум, ике бүлмәле яхшы фатир өчен 15-25 мең сум түләргә туры киләчәк. Әлбәттә, бәяләр фатирның кайда урнашуыннан һәм телевизор, ремонт, суыткыч, йорт җиһазлары булу-булмавына карый. Фатирлар эзләүче оешмалар мәгълүматына караганда, иң очсыз фатирлар Авиатөзелеш районында, чөнки фатирлар шәһәр читендә урнашкан. Монда фатирларны 6-8 мең сумга да табып була.

КДУга якынрак урнашкан бер бүлмәле фатирлар 13 меңнән дә ким түгел. Хрущев заманында төзелгән биш катлы йорттагы бер бүлмәле фатир үзәктә иң кимендә 10 мең булачак. Аның каравы студент юлга йөрү бәясен янга калдырачак.

Үзәктән 4-5 тукталыштагы Вишневски урамында биш катлы йорттагы, уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир, коммуналь түләүләрне санамыйча, 11 мең сум торачак. Дәрвишләр бистәсендәге бер бүлмәле фатирга түләү бәясе түбәнрәк – 5- 6 мең тәшкил итә. Яңа Савин районында уңайлыклары булган фатирны 8 мең сумга табып булачак. Чөнки бөке вакытында бу районнарга кайтып җитү вакыты бер сәгатьтән артык вакыт алачак. Өч бүлмәле “элиталы” фатирга бер айга түләү бәясе хәтта 30 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

Бүлмә яллап тору

Акчаны янга калдырырга теләүчеләр бүлмәдә яши. Әмма монда да бәяләр бик үк түбән түгел. Мәсәлән, 2 яки 3 бүлмәле фатирның бер бүлмәсен 4-5 мең сумга бирәләр. Бу бүлмәдә бер яки ике кеше яши алачак. 4 бүлмәнең һәрберсендә 2 шәр кеше яшәсә, монда яшәү шартларының тулай торактан да күпкә уңайсызрак булуын үз алдына китерергә мөмкин.

Ялгыз яшәүче әбиләр дә тәртипле авыл кызларын фатирга кертергә әзер. Алар бер бүлмәне 2-5 меңгә бүлеп бирә.

Белемгә, якты киләчәккә омтылган чит җирләрдән килгән студентлар өчен Казан тормышы кыйммәткә төшә. Әмма барысы да шушы юлны сайлый һәм аны үтәргә омтыла.

XS
SM
MD
LG