Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:01

Мөфти Равил Гайнетдингә 50 яшь тулды


Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равиль Гайнетдингә 25 августта 50 яшь тулды.

Русия президенты Дмитрий Медведевның котлау хатында “Мөфтиләр шурасы рәисе диннәр арасында аңлашуга һәм яшь буында рухи мираска хөрмәт тәрбияләүгә зур өлешен кертә”, диелгән.

Православ чиркәве исеменнән хәзрәтне чиркәүнең җәмәгатьчелек белән мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы протоирей Всеволод Чаплин котлады.

Равил Гайнетдин яшь чакта актерлыкка укыган. Казан театр училищесын тәмамлап ул телевидениедә эшләгән.

“Режиссер булып эшләгәндә мин гарәп теле һәм Корьәнне өйрәнә башладым. Кичләрен башкалардан яшереп имам йортына җыела идек. Ул очрашуларда мин Бохарада укучы шәкертләр белән танышып аларның укулары белән кызыксына башладым. Аларның ярдәме зур булды. Әзер булгач Русиянең Европа һәм Себер өлеше мөселманнарының дини идарәсенә гариза бирдем”, дип Равил Гайнетдин истәлекләр белән уртаклашты.

Ул чакта аңа Казан телевидениясендә баш режиссер урыны тәкъдим ителгән булган.

“Мине - дин ул картлар эше, яшьләр мәчетләргә йөрми, дип үгетләргә тырыштылар. Мин исә - режиссер һәм актерлар күп, ә аллага хезмәт итүчеләр – аз, дидем", дип искә ала Равил Гайнетдин.

Мөфти “фидакәрь хезмәте өчен” медальгә лаек дип табылды. Бу хактагы фәрманга Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кул куйды.

XS
SM
MD
LG